Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Сөембикә Хәмитова калфакларның төрлесен чигә

Татар өйләренең һәрберсендә милли киемнең аерылгысыз өлеше – түбәтәй бардыр ул. Ә менә хатын-кыз баш киеме саналган калфакны сирәк очратасың.

 Аны бит әле теләсә кайда сатмыйлар да. Әмма хәзер бу мәсьәлә хәл ителгән дип санарга урын бар – районда калфаклар тегеп чигү остасы табылды. Ул – Сөембикә Хәмитова. 
Сөембикә район мәдәният йортында эшли. Кечкенәдән тегү-чигү белән мавыккан ханым дүртенче ел инде татар хатын-кызларының милли баш киемен тегү белән шөгыльләнә.
–Үзе кечкенә генә әйбер инде ул, әмма аны кигән кешенең милләте турында сөйли, кызларның чәчен бизәп тора, гади генә тоелган образны да җанландырып, үзгәртеп җибәрә,–дип яраткан шөгыле турында фикерләрен уртаклаша әңгәмәдәшем. 
Хәзер калфак күбрәк эстрада артистларының, үзешчән сәнгать коллективларының милли киемнәренең алыштыргысыз бер өлеше булса, элек бу баш киемен бөтен хатын-кызлар киеп йөргән. Авыл җирендә аларны  ак төстәге җепләрдән инә яисә ыргак ярдәмендә бәйләгәннәр. Шәһәр хатын-кызлары бәрхеттән тегеп алтын җепләр белән чиккән калфакларга өстенлек биргәннәр. 
Калфак аны киюче турында күп нәрсә сөйли ала. Ул аның  нинди катламга каравын, кияүдәме, юкмы икәнен, тормыш дәрәҗәсе турында хәбәр итә.
Сөембикә Зөфәр кызы калфакларның төрлесен чигә – чуклы зурларын да, учка сыярлык кечкенәләрен дә. Соңгыларын бигрәк тә бүгенге заман кәләшләре яратып өлгергән.
–Мин күбесенә үзлектән өйрәндем. Татар хатын-кызларының баш киемнәрен тегәргә өйрәнүне максат итеп куйдым да аңа хаталанып, төрлечә эшләп карап бардым. Тегә идем, дөрес килеп чыкмаса, сүтеп, киредән сырам,–дип серен чишә оста ханым.
Бөтен эшне дә кулдан башкара икән бит ул. Аңлашыла да, чөнки калфакның детальләре кечкенә, аларны бик пөхтә һәм матур итеп тегеп тоташтырырыга кирәк. Алтын куллы Сөембикә осталыгының кайбер серләрен дә ачып салды. Мәсәлән, калфакның “нигезе” өчен музыкаль дисктан да җайлырак материал юк икән. Дискны бик пөхтә итеп кисеп алырга, ә калфакның кырыйлары өчен пластик файлларны файдаланырга була. Калфак тегү өчен оста нигездә бәрхет, велюр, ефәк, парча куллана, аларны шәһәрдән үзе алып кайта яисә интернет аша соратып ала. 
–Велюрның бер метры мең сум тирәсе тора, шуның өстенә калфакны бизәү өчен сәйләннәр, пайеткалар кирәк. Бер калфакны якынча бер көндә тегәм,–дип сөйли кул эшләре остасы. 
Бүген район мәдәният йортында Сөембикә ханым теккән һәм бизәгән йөзләп калфак бар. Аларны үзебезнең артистларыбыз кия, кайберләрен район кунакларына бүләк итәләр.
Оста ханым ирешкәннәр белән тукталып калырга уйламый да, ул калфакларны бизәүнең яңа үрнәкләрен, чигеш төрләрен өйрәнә, шул ук вакытта үзе белгәнне теләге булганнарга да өйрәтә. 
Район мәдәният йортларында эшләүче хатын-кызларның күбесе калфак тегү осталыгын үзләштергәннәр инде. Бигрәк тә Югары Әлморза уңганнары теккән баш киемнәре нәфислекләре, бизәкләренең дөрес сайланышы белән аерылып тора. 
Халык җырында мондый сүзләр бар: “Ак калфакның табылган чагы”. Бу чынлап та шулай – калфак тормышыбызга әйләнеп кайтты. Аны хатын-кызларыбыз, яшь кызлар, хәтта балалар да кияргә өйрәнсен иде, дип телисе килә. Бигрәк тә милли бәйрәмнәрдә, мәҗлесләрдә. Ул татар хатын-кызларының һәркайсында булсын, киемнәренең аерылгысыз өлешенә әйләнсен иде.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев