Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: семинар туган телдә белем һәм тәрбия бирү тәҗрибәсенә багышланды

Безне милләт, халык итеп тотучы туган телебезне саклап кала, киләсе буыннарга илтеп җиткерә алырбызмы?

  Бу беренче чиратта бүгенге яшьләрнең, балаларның телне белүенә, куллануына, димәк, бакчаларда һәм мәктәпләрдә ана телендә белем һәм тәрбия бирүнең ничек куелуына бәйле. Узган атнада Алпар урта мәктәбендә һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә булган район семинары  әнә шул актуаль темага – туган телдә белем һәм тәрбия бирү тәҗрибәсенә багышланды. Семинар башыннан азагынача татар телендә барды.
 

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

Шахмат – файдалы уен
Алпар мәктәбендә бүген 44 бала белем ала. Тугызынчы сыйныфка кадәр биредә барлык фәннәр һәм тәрбия эшләре ана теле – татар телендә алып барыла.
–Укучыларыбыз рус телендә дә иркен аралашалар. Мәктәпне тәмамлагач үзләре теләгән уку йортларына кереп белем алалар. Ике телне дә яхшы белү аларга күп мөмкинлекләр тудыра. Шуңа балалар үзләре дә, ата-аналар да мәктәптә белем һәм тәрбиянең туган телдә алып барылуына бик канәгать,–ди мәктәп директоры Раил Гатауллин. 
Семинар кысаларында мәктәптә шахмат зонасы ачылды. “Шахмат мәктәптә” дигән проект белем учреждениеләрендә “Бердәм Россия” партиясе башлангычы белән тормышка ашырыла. Күп җирдә бу спонсорлар булышлыгы белән эшләнә. Алпар мәктәбенә сигез комплект шахмат, уен өчен өч махсус өстәл һәм сәгатьләр, урындыклар, стенага куелган магнитлы шахмат тактасын Карамалы авылында туып үскән якташлары, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Нияз Гафиятуллин алып биргән. 
Укучылар шахматны бик тиз үз иткәннәр. Тәнәфесләрдә уен өстәлләре буш булмый икән. Мәктәптә тиздән район күләмендә шахмат бәйгесе үткәрергә дә җыеналар.
–Шахмат уены  балаларның акыл һәм аң үсешенә ярдәм итә. Буш вакытларында һаман гаджетлар белән мәшгуль булганчы, бу файдалы уен белән мавыгуларына без бик шат,–ди  Раил Гатауллин.
Укучылар “Шахмат илендә” дигән сәхнәләштерелгән күренеш тә күрсәттеләр.
Бу көнне Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә дә шахмат зонасы ачылды. Монда аны булдырырга Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Әлки якташлык җәмгыяте рәисе Алсу Нәбиева ярдәм иткән. Хәзер районның җиде мәктәбендә шахмат зоналары бар. Тиздән алар калган уку йортларында да булачак, дип ышандыралар. 

 

Саф татарча сөйлиләр дә, җырлыйлар да
Район мәктәпләре директорлары катнашындагы семинарның икенче, төп өлеше Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә дәвам итте. Ул әдәби-музыкаль композиция белән башланып китте. Алып баручы егетләрнең татарча сәнгатьле итеп сөйләве, бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелгән “Сәйлән”, “Энҗе бөртекләре” җыр һәм бию төркемнәренең милли көйләребезне оста итеп башкаруы, сөйкемле йөзләреннән нур бөркелеп торган балаларның килешле, зәвыклы киемнәре, сәхнәдә үзләрен артистлардай күркәм тотулары, Кирилл Софронов исемле рус егетенең татарча “Ай былбылым” җырын өздереп башкаруы – болар барысы да тамаша кылучыларны әсир итте. 
Гимназия директоры Фәридә Яруллинаның кереш сүз белән чыгыш ясавыннан соң  семинарда катнашучылар “Әдәби кунакханә”гә чакырылды. Биредә аларны тагын да мавыктыргыч күренеш-тамашалар көтә иде. Укучылар кунакларны туган якны өйрәнү музее, Нәби Дәүли музее эшчәнлеге белән таныштырдылар. Уку йортында эшләп килүче “Алтын каләм” иҗат мәктәбе, анда шөгыльләнүче балаларның иҗат өлкәсендәге уңышлары да сокландырырлык иде. Ә “Чәй бәйрәме” тамашасы күңелләрне тагын да күтәрде. Җиз самоварлы өстәл тирәсендә татар һәм рус милли костюмнарына киенгән малайлар-кызлар халыктагы чәй эчү традицияләре белән бәйле җыр һәм такмакларны шулкадәр җиренә җиткереп башкардылар. 
Габдулла Тукайның “Кәҗә белән сарык” әкияте буенча куелган мини-спектакльне карап сокланырга өлгермәдек, ике укучы “Шүрәле”не инглиз телендә сәхнәләштереп шаккатырдылар!
“Әбием сандыгы” фольклор кичәсе, Муса Җәлилнең “Кошчык”, Галиасгар Камалның “Беренче театр” әсәрләре буенча сәхнәләштерелгән күренешләр, “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” дигән курчак театры берләшмәсе чыгышы – болар барысы да югары дәрәҗәдә, зур әзерлек белән куелган тамашалар иде. Бу гимназиядә гел сәләтле балалар гына укый бугай, диеште семинарда катнашучылар. Директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Әлфия Шагалиева әйтүенчә, укучылар төрле чараларда катнашырга ашкынып торалар икән. 
Балаларның дәрестә, класстан тыш чараларда гына түгел, тәнәфес вакытында да үзара туган телдә сөйләшүләре, татарча исәнләшүләре дә күңелгә сары май булып ятты. Болар барысы да туган телебезнең бүгенге аянычлы язмышына әрнегән күңелләрдәге өмет чаткысын дөрләтеп җибәрде. 
Мондый тирән эчтәлекле чараны тагын да күбрәк кешегә күрсәтәсе иде, дигән теләк туды. Билгеле, укучыларда туган телгә, әдәбиятка, гореф-гадәтләргә карата кызыксыну уяту, класстан тыш тәрбия чаралары ярдәмендә милли мохит тудыру – гимназия коллективының зур хезмәте нәтиҗәсе. 
Компетенция үзәге булган бу уку йорты район, республика күләмендә тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы да булып тора. Биредә нинди генә чаралар үткәрелми! 

 

Һәр милләт баласы үз телен белергә тиеш
Төрле фәннәр буенча татар телендә үткәрелгән ачык дәресләр дә семинарда катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Биредә рус телле балаларның да татар телен өйрәнүдә сизелерлек уңышлары бар.
Соңыннан бу хакта уртага салып фикер алыштылар. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Дарья Хәлилова, район мәгариф идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Сурия Вәлиева ике уку йортының да семинарга яхшы әзерлек белән килүен билгеләп үттеләр. 
Район мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр буенча методисты Фәүзия Гыймадиева мәктәпләрдә туган телдә белем бирүнең торышы белән таныштырды. Бүген төп бурыч – милли мәктәпләребезне саклап калу, ди ул. Киләсе уку елында мәктәпләрдә милли телебездә тәрбия класслары  булдыру да планлаштырыла. Бу юнәлештә ата-аналар белән эшләүне тагын да яхшыртырга дигән бурыч куелды. 
Районда  башка милләт вәкилләренең  телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен үстерү буенча да максатчан эш алып барыла. Бу җәһәттән туган телләрен фән буларак өйрәнүче чуаш балаларының саны кимүен борчу белән билгеләп үттеләр. 
Һәр милләт баласы үз телен белергә тиеш. Туган телендә белем һәм тәрбия алу баланың үзаңын үстерүгә, аның күбрәк телләр өйрәнүенә  уңай тәэсир итә, камил шәхес итеп тәрбияләүгә җирлек булып тора. Алпар мәктәбе һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең тәҗрибәсе бу җәһәттән районның барлык уку йортлары өчен гаять файдалы дәрес булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X