Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Ә сез прививка ясаттыгызмы?

Мине бик яхшы карадылар. Медицина хезмәткәрләренә рәхмәттән башка сүзем юк

Ирек Сәләхиев, район мөхтәсибе:
–Һәр кеше үзен һәм янәшәсендәгеләрне куркынычтан саклау өчен чара күрергә тиеш. Шәхсән үзем дә, хатыным Гүзәл дә прививка ясаттык. Имамнарның күпчелеге вакцина кадатты, кайберләре инде моны икенче тапкыр эшләде. Мәчетләрдә ковидка каршы барлык чаралар күрелә, дезинфекция ясала. Мәчеткә бары битлек киеп кенә керергә була.
Тагын бер нәрсәне әйтеп үтим: хәлегез начарайса, тән температурасы күтәрелсә, ютәлли башласагыз, өйдә генә торыгыз, җомга намазына, ашларга йөрмәгез. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Ирина Мартазова, Демидовка клубы хезмәткәре:
–Прививканы язын ук ясаттым, эштә шулай киңәш иттеләр.  Моңа соңрак шатландым да. Авырып киткәч, шунда ук хастаханәгә, йогышлы авырулар бүлегенә салдылар, берничә көн система куйдылар, дарулар билгеләделәр, киңәшләр бирделәр. Мине бик яхшы карадылар. Медицина хезмәткәрләренә рәхмәттән башка сүзем юк. Ярый әле вакытында прививка ясатканмын, өч көндә аякка бастырдылар бит. Мөмкин булуга аны тагын ясатачакмын. Прививка мине үлемнән саклап калды, дип уйлыйм.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев