Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы штангачылары дөнья чемпионатында җиңүгә ирештеләр

Күптән түгел Екатеринбургта узган “Алтын юлбарс-ХII” Халыкара спорт фестивале кысаларында пауэрлифтинг һәм спортның көч төрләре буенча дөнья чемпионаты үткәрелеп, анда бездән дә штанга күтәрүчеләр уңышлы чыгыш ясады.

 

Күп ярышларда җиңүләре белән танылган Касыйм Зыятдинов 50-59 яшьлек ветераннар арасында икенче урын алды. Ә Базарлы Матак мәткәбе укучысы Кристина Бухарова 60 кг кадәрле үлчәүдә пьедесталның иң югары баскычына күтәрелде – беренче урын алды.

Мондый уңыш беркемгә дә җиңел бирелмәгән, чөнки дөнья чемпионатына бик күп илләрдән 8,5 мең спортчы килеп, аларның 3500 е нәкъ менә пауэрлифтинг буенча ярышкан. “Шундый мәртәбәле ярышта катнашу безнең өчен бәхет. Безгә район башлыгы Александр Никошин, шулай ук Евгений Чугунов, Альберт Шәйхетдинов, Айрат Гатауллин булышмаса, мондый мөмкинлек эләкми иде, билгеле. Рәхмәт аларга,”– ди Касыйм Зыятдинов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев