Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Сәид Вахидига багышлап “түгәрәк өстәл”

С. Лисенков исемендәге туган як тарихы музее хезмәткәрләре Ташбилге авыл клубында атаклы якташларыбызга багышлап түгәрәк өстәл үткәргәннәр.

Әңгәмә күренекле татар тарихчысы, археограф, татар һәм башка халыклар тарихы буенча белгеч Сәид Вахидовның тууына 132 ел тулу уңаеннан уздырылган. Бу чарада тарих укытучылары, укучылар, авыл халкы катнашкан. “Түгәрәк өстәл”нең кунагы – туган як тарихын өйрәнүче Мансур Ганиев.

Әңгәмә барышында эпиграфик мирасны йөртү һәм саклау мәсьәләләре күтәрелгән. “Түгәрәе өстәл”дә катнашучылар Сәид Вахидиның тормышы, фәнни эшчәнлеге турында сөйләгәннәр, Ташбилге авыл җирлегендә булган, эпетафик һәйкәлләр (кабер ташлары) хакында кызыклы чыгышлар тыңлаганнар, махсус оештырылган күргәзмәләр белән танышканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев