Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Сихтермә-Хузангай атамасын Сихтермә атамасына алыштырачаклар

Гражданнар җыеннарының, советлар утырышларының көн тәртибенә бу авылга тарихи атамасын кайтару мәсьәләсе беренче генә тапкыр кертелми инде.

  Биредә эш Чуаш Республикасының халык шагыйре, якташыбыз, Петр Хузангайга мөнәсәбәтнең ни сәбәпледер үзгәрүендә түгел. Татарстан халыклары дуслыгын данлаган, Бөек Ватан сугышында катнашкан, орденнар белән бүләкләнгән бөек шагыйрьнең исеме белән район үзәгендәге бер урам атала, туган авылында аның музее бар, хәтта 500 ләп кеше эшләгән предприятие дә аның исемен йөртә. Эш җирле активистларның әлеге бай тарихлы һәм якты киләчәкле авылга үзенең борынгы атамасын кайтару белән йөрүләрендә.

Узган елның 13 декабрендә узган Иске Хурада авыл җирлеге советы утырышында депутатлар Сихтермә-Хузангай атамасын Сихтермә атамасына алыштыруны  бертавыштан якладылар. Исегезгә төшерик: Сихтермә чуашчадан бишек, сиртмә дип тәрҗемә ителә.

Район советының чираттагы утырышында “Хузангай” җәмгыяте җитәкчесе Евгений Чугунов чыгыш ясады.

–Дистәләгән, йөзләгән еллар үтәр, ә безнең балаларыбыз һәм оныкларыбыз Петр Петрович Хузангайның шигырьләрен һәм поэмаларын укудан туктамаслар.

Ә бит бу әсәрләрдә туган авылыбыз Сихтермә турында сөйләнә. Моны онытмас өчен авылыбызга аның борынгы, элеккеге атамасын кайтарасыбыз килә. Җыен үткәрлек, халык безнең тәкъдимне яклап тавыш бирде. без Хузангайны онытмыйбыз, аны эчкерсез хөрмәт итәбез, Ул – авылдашыбыз, шагыйребез. Аның хөрмәтенә җәмгыятебезне “Хузангай” дип атадык. Хуҗалыгыбыз кечкенә түгел, аның биләмәләре дүрт районда бар. Предприятиенең еллык акча әйләнеше 2 миллиард 977 миллион сум тәшкил итте. Бездә җитештерелә торган ярмаларны, май, он, сырның һәм башка азык-төлекнең капларында “Хузангай” дип язылган логотип ябыштырылган,–диде ул. Район советы депутатлары Иске Хурада җирлеге советының  авылның элеккеге атамасын кайтару турындагы карарын бертавыштан якладылар.

Карга авыл җирлегеннән депутат Рамиль Минһаҗев Сихтермәдә яңа барлыкка килгән урамнарның берсенә Петр Хузангай исемен бирергә тәкъдим итте. Әлеге башлангычны район башлыгы Александр Никошин да хуплады. Ул шулай ук шагыйрьнең туган авылындагы музей өчен яңа бина төзү нияте барлыгын хәбәр итте. 5 февральдә П.Хузангай исемендәге музей ачылуга 20 ел тула. Ул авыл клубы бинасында эшләп килә.

Авыл җирлеге атамасын элеккечә Иске Хурада җирлеге дип калдырырга карар кылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев