Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Сихтермә-Хузангай авылы егете Павел Емелюковка җәза алды

Әлки район прокуратурасы Сихтермә-Хузангай авылында яшәүче Павел Емелюковка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады.

 
Суд аны РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты (исерек хәлдә булуын тикшертү өчен медицина раславы үтү хакында вәкаләтле вазыйфаи затның законлы таләбен үтәмәгән өчен административ җәзага тартылган кешенең исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүе).
Суд барышында шунысы ачыкланды: Ульяновск өлкәсенең Димитровград районы 7 нче суд участогы мировой судьясы карары нигезендә вәкаләтле вазыйфаи затның исерек икәнлеген медицина учреждениесендә раслату турында законлы таләбен үтәмәгәнлеге өчен Павел Емелюков РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.26 статьясы 1 нче өлеше нигезендә административ җаваплылыкка тартылган. Аңа 30 мең сум күләмендә штраф салынган, 1 ел 7 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән.
Әмма Емелюков боларның берсеннән дә тиешле нәтиҗә ясамаган шул. Быелның 20 маенда, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, әллә ни зур йомышы булмаса да, мотоциклга утыра һәм Базарлы Матакка юл тота ул. Муса Җәлил урамы буйлап барганда рульне тотып тора алмый һәм юл читенә барып каплана. Нәтиҗәдә үзен дә, пассажирын да тән җәрәхәтләре белән үзәк хастаханәнең ашыгыч ярдәм бүлегенә китерәләр.
Монда да Емелюков закон бозарга өлгерә. РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.3.2 пунктына буйсынмыйча, ЮХИДИ бүлеге начальнигының медицина тикшерүе үтү турындагы таләбен үтәми. Шулай итеп ул үзенең исерек икәнлеген таный.
Гаепләнүче үзенең гаебен тулысы белән таныды. Суд, бөтен дәлилләрне исәпкә алып, аны 150 сәгать мәҗбүри эшләтү, 1 ел 6 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү хакында карар чыгарды.
Луиза Хәйруллина, 
прокурор урынбасары, юстиция киңәшчесе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев