Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Сихтермә-Хузангай авылында Акатуйны бәйрәм иттеләр

Сихтермә-Хузангай авылы янында Инча елгасы буенда күңелле һәм рәхәт итеп Акатуйны бәйрәм иттеләр.

  Әлеге бәйрәм  язгы чәчү тәмамлангач үткәрелә. Бу истәлекле көннең төп геройлары – кадерле вакытның минутын да әрәм итмичә бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр кырда эшләүче, республикада яшәүче һәр кешенең өстәлендә тәмле икмәк булсын дип тырышучы авыл хезмәтчәннәре булды.
Бәйрәм район мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән музыкаль композиция белән башланды. Аннан соң Акатуй кунакларына сүз бирелде. 
Район башлыгы Александр Никошин үзенең сәләмләвен чуашча сүзләр белән башлады, җыелган халык моңа сокланды да, сөенде дә. Акатуй – чуаш халкының йолалары һәм гореф-гадәтләре бергә кушылган бәйрәм, дип билгеләп үтте район башлыгы. Әлки районында гасырлар буе татарлар, чуашлар, руслар тыныч һәм үзара килешеп яшиләр, туган җирнең үсеше хакына бергәләп эшлиләр, бергә ял итәләр һәм күңел ачалар. Районның гына түгел, бөтен республиканың авыл хуҗалыгы тармагы алдынгыларының берсе булган “Хузангай” җәмгыяте – моның ачык мисалы. Аннан соң район җитәкчесе җәмгыятьнең алдынгы эшчеләрен республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, район советының Мактау кәгазьләре белән бүләкләде. 
“Звениговский” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Иван Казанков узган ел предприятиенең, бер килограмм бөртек сатып алмыйча, 210 мең баш дуңгыз, 22 мең баш мөгезле эре терлек асрый алуын билгеләп үтте. Ул акча керемнәре артса да эшчеләрнең хезмәт хакын күтәрергә мөмкинлек булмавын борчылып әйтте, моны ягулыкка, металлга бәяләр арту белән аңлатты.
–Ни кызганыч, көннәр эссе тора, корылык яный, күп чаралар күрелүгә (элиталы орлыклар сатып алу, су сибү җайланмалары урнаштыру) карамастан, үсемлекчелек тармагында югалтулар буласы күз алдында, авыл хуҗалыгы бит күбесенчә һава шартларына бәйле. Ә бүген без вакытлыча булса да проблемалар турында  онытып торыйк һәм Акатуйны җиренә җиткреп билгеләп үтик,–диде Иван Иванович. 
Җыелган халыкны бәйрәм белән шулай ук Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Сергей Казанков, Чуаш республикасы Дәүләт Советы депутаты  Сергей Павлов, “Хузангай” җәмгыяте директоры Евгений Чугунов тәбрикләделәр. 
–Якташыбыз Иван Иванович Казанков үз вакытында авылыбызны юкка чыгудан “коткарды”, ә бит безгә Еряпкино (Ред. бу авыл 2004 елның 9 сентябрендә исәп мәгълүматларыннан бетерелгән) язмышы яный иде. Соңгы 10 елда бездә 40 арендалы йорт төзелде, 52 яңа өйне авыл халкы үз көче белән салды. Яшьләр шәһәрләргә китмиләр, районыбызны перспективалы дип саныйлар. Сихтермә-Хузангай икенче район үзәгенә әйләнде,–дип билгеләп үтте Евгений Чугунов. Ул бәйрәмнән соң һичшиксез яңгыр явып узарга тиеш дигән өметен дә белдерде.

Бәйрәмнең төп геройлары
Аннан соң Россия һәм Татарстан гимннары  астында Акатуй әләме күтәрелде. Бу дәрәҗәле миссияне башкару хокукына  җәмгыятьнең тәҗрибәле механизаторы Вячеслав Илюхин лаек булды.
Мәйданга  чәчү батырларын чакырдылар. Алар арасында тракторчылар Евгений Углев, Владимир Смирнов, Илгиз Гыйниятов, Николай Феоктистов, сыер савучылар Светлана Ензаева, Гөлфия Гәрәева, май-сыр заводы эшчеләре Дмитрий Жариков, Кристина Медикова, көнбагыш мае җитештерү белгечләре Валентина Амукова, Вера Советникова һәм башкалар. Чара Мари Эл һәм Чуаш республикаларыннан чуаш эстрадасы артистлары концерты белән дәвам итте.

Кызлар да көрәште
Спорт ярышларыннан башка нинди Акатуй ди ул?! Бәйрәмнең төп мәйданчыгы янәшәсендә дәү маталарда егетләр һәм кызлар Акатуйның абсолют чемпионы исеме өчен көрәштеләр. Һәрвакыттагыча, быел да бу ярышларда көч сынашырга теләүчеләр күп булды. Көрәшчеләрне 15 авырлык категориясенә бүлделәр, аларның алтысы – кызлар арасында. Бәйгенең хөкемдарлары районда мәгълүм тренерлар Алмаз Абдуллин һәм Ксения Хәйруллина булды. Ярышларның төп хөкемдары исә – “Хузангай” җәмгыятеннән Данис Апаяров. Келәмдәге алышларга Фирьяз Кәшапов оста комментарийлар биреп барды. Киеренке көрәштә Акатуй чемпионы исемен Иске Тахталы авылыннан Кирилл Лобанов яулады, ул акчалата бүләккә ия булды. Күрше Спас районының Кузнечиха авылыннан Эдуард Папекян алышта аңа бирешергә мәҗбүр булды. 

Атлар килә, атлар...
Ә ат чабышларын яратучылар төп мәйданнан ерак та түгел урнашкан ипподромга ашыкты. Тамашачылар өчен махсус трибуналар ясалган яңа мәйданчыкта ат чабышлары әле икенче тапкыр гына үткәрелә. Ярышларга тәэсирле итеп спорт мәктәбе тренеры Рифкать Сәгъдиев комментарий биреп барды. Оештыручылар узышларга җентекләп әзерләнгән. Тузан күтәрелмәсен дип трассаның буеннан буена ком җәелгән. Җайдаклар да, якташлары-җанатарларның ышанычын аклау өчен, ел дәвамында узышларга бик тырышып әзерләнгәннәр. Иң матур тамаша тарантаслар белән юртаклар чабышы булды. Диллер атамалы “орел” токымлы атның җиңүе тамашачыларның көчле алкышлары белән бүләкләнде, соклану һәм эмоцияләрнең чиге булмады. Аяклары “манжетлы” ап-ак юртак “Хузангай” җәмгыятенеке, аның җайдагы Виктор Холодилов.

Балаларга һәм һәркем өчен
Бу вакытта бала-чага батутларда, таганнарда күңел ачты, квадроциклларда йөрде, татлы мамык, туңдырма белән сыйланды. Ата-аналарга биредә күпләп сатылучы уенчыклар һәм сувенирлар да сатып алырга туры килде. 
Беренче тапкыр Акатуйда катамараннарда һәм көймәләрдә ярышлар оештырылды. Сихтермә-Хузангайдан Артем Зиньков суднода ишкәкләүдә иң остасы булды, катамаранда иң беренче булып финишка Денис Казанков һәм Влас Аверин килеп җиттеләр.
Инча елгасы яр буйларының төзекләндерелүе дә бу елның яңалыгы булды. Биредә тал үсентеләрен кискәннәр, балчык һәм ком җәйгәннәр, басмалар ясаганнар. Нәкъ монда иң матур күренешләр ачыла да. Елга суының куе зәңгәр өслеге табигать матурлыгына өстәмә ямь, күңелгә тынычлык һәм рәхәтлек бирә. Арырак авылның яңа урамында тезелеп киткән бертөрле өйләр күренә. Акатуй территориясендә быел өч җәйге өйдән торган матур чуаш “урамы” барлыкка килгән. Кунакчыл хуҗабикәләр чуаш милли ризыклары  һәм, билгеле инде, сыра белән сыйладылар. Әлеге кечкенә өйләр матур итеп бизәлгән дә: бөтен җирдә чигелгән сөлгеләр эленгән. Сүз уңаеннан, элек чигешләр киемнең бизәге генә түгел, усал көчләрдән саклау чарасы булып та хезмәт иткән. Өйләрнең стеналары шулай ук каен ботаклары – бу якшәмбедә билгеләп үтелгән Изге Троицаның алыштыргысыз атрибуты – белән бизәлгән иде. 
Акатуй беркемне дә битараф калдырмады. Кайберәүләрнең бәйрәмгә милли костюмнар киеп килүе дә сөенечле. Димәк, аларны иң кадерле әйберләр итеп саклаганнар. Ә сука һәм сабан бәйрәме һәркемгә туган җиргә, гаилә учагына, йолаларга һәм гореф-гадәтләргә мәхәббәт кебек  бәһасез кыйммәтләр хакында искәртте.

 

 

Алевтина Чугунова:
Бәйрәмгә сеңелем һәм аның бәләкәй кызы белән чыктык. Көн матур, җылы – коляска белән йөрү өчен бик кулай. Ял итәбез, халык көйләре белән хозурланабыз. Бүген мәйданда минем әти-әнием – Сихтермә-Хузангай авылыннан Дмитрий һәм Наталья Чугуновларны котладылар. Алар бу көннәрдә көмеш туйларын билгеләп үттеләр. Әти-әнинең шундый олы чарада хөрмәтләнүе – безнең өчен зур шатлык та, горурлык та.

Никита һәм Марьяна Емелюковлар:
Акатуйга без Казаннан кайттык. Туган җирләр, халык бәйрәме сагындырды. Туган авылыбыз елдан-ел матурая, Акатуй территориясе төзекләндерелә. Монда балалар өчен нинди генә уеннар юк: батутлар, таганнар, төрле аттракционнар. Ә олылар атлар чабышын һәм чуаш эстрадасы артистлары концертын карап кинәнә. Оештыручылар бик күп хезмәт куйган.

Надежда Емелюкова:
Алтынчы ел инде “Хузангай” җәмгыяте кибетендә эшлим. Былтыр пандемия аркасында халык бәйрәме булмаган иде. Ә болай мин ел саен бәйрәмгә сәүдә лавкасы белән чыгам. Карагыз әле, бүген минем киемнәрем нинди матур, эшләве дә күңелле. Җитәкчелек карары нигезендә туңдырманы зур ташлама белән сатабыз, ә шешәле суны бушлай таратабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев