Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы “скандинавиячеләр клубы” “ЛУКОЙЛ” социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесендә грант откан

“Кайгырту” социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге “ЛУКОЙЛ” социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесендә җиңүче булды

Алар бәйгенең “Спорт” номинациясендә “Әлки скандинавиячеләре клубы” дигән проект белән катнашканнар. Откан грант акчасына  скандинавиячә йөрү таяклары, ноутбук сатып алганнар.

“Таяклар белән йөрү – аякларда һәм кече таз әгъзаларында кан әйләнешен яхшырту өчен менә дигән чара. Скандинавия йөреше буыннар өчен бик яхшы гимнастика да. Әлеге тренировкада бит барлык буыннар диярлек катнаша. Бер сүз белән әйткәндә, таяклар белән йөрүнең кеше организмы өчен файдасы бик зур”,–ди “Кайгырту” комплекслы үзәгенең социаль хезмәт буенча белгече (спец. по соц. работе надомного отделения ...) Оксана Сопожникова.

Татар Борнае һәм Чуаш Борнае авылларында үзәк белгечләре өйдә булышу буенча (надомного отделения) социаль хезмәткәрләр белән бергә өлкәннәрне скандинавия йөреше техникасына өйрәткәннәр. Әлегә бу шөгыльгә өйләрендә хезмәт күрсәтелүче 14 өлкән кеше өйрәтелгән.

“Беренче күнегүләрдә үк инде әбиләр һәм бабайлар бик ышанычлы атлап китәләр. Бер уңайдан үзара күңелле итеп сөйләшеп тә баралар. Өлкәннәр мондый күнегүләрдән бик канәгать”, – ди Оксана Сопожникова. Аның әйтүенчә, күнегүләр дәвам итә, әле башка авылларның өлкәннәрен дә скандинавия йөрешенә өйрәтергә ниятлиләр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев