Әлки районы: Әсхәт Вафин: “Сине генә сайлар идем”
– Яшьлегеңне сагынасыңмы, Әсхәт абый? – Әй, кем генә сагынмый икән аны... Әлбәттә, сагынам. – Егет чагыңа кайтырга мөмкинлек булса, яңадан Зәмзәмия апаны кияүгә алыр идеңме соң? – Без гел бергә инде...¬- диде бабай, янәшәсендә утырган Зәмзәмбануны (ул хатынын аерым бер күңел җылысы белән шулай дип атый) аркасыннан сөеп. Җавапның нинди икәнен шуннан аңлап алдым...
Иске Салман авылында яшәүче Әсхәт һәм Зәмзәмия Вафиннарның бергә гомер кичерүләренә быел 63 ел тулды. Әле кайчан гына егет белән кыз гаилә тормышы башлап җибәргән булганнар. Гомер сизелми дә үтеп китә шул.
Әби белән бабайның балачаклары дәһшәтле сугыш елларына туры килә. Ачлык, ялангачлык, якыннарны югалту михнәтен шактый татырга туры килә аларга.
– Хәзерге тормыш әйбәт инде ул, наным. Безнең генә балачагыбыз авыр булды. Өскә алмаштырырга күлмәк тә юк иде. Урамга киеп чыгарга бүтән кием булмаганга, әнинең керләр юуын карап, мич башында көтеп утыра торган идек,- дип искә алды ул көннәрне Зәмзәмия апа.
– Танышуыгыз ничегрәк булды соң?- дип сорыйм алардан. Шул вакыт сүзгә Әсхәт абый кушылды:
– Авылга Ярыслаудан кызлар кайткан дигән хәбәр таралды. Элек бит кызларны төрле шәһәрләргә эшкә җибәрәләр иде (Зәмзәмия апа да өч ел Ярославль шәһәрендә торф чыгару хезмәтендә катнашкан). Бәхеткә, шул ук кичне Зәмзәмбану белән күрешергә дә насыйп булды. Аннан соң инде мин озакка сузып тормадым, үзебезгә килен итеп аны алып та кайттым,- ди карчыгына ягымлы елмаеп.
– Кайсы сыйфаты белән сине үзенә каратты соң ул, Әсхәт абый?
– Бик мөлаем иде ул. Ә инде бергә гомер итә башлагач, аның уңган, акыллы, тәрбияле икәненә дә төшендем, - дип җавап бирде бабай.
Күренеп тора, алар хәзер дә яшьлектәге матур сыйфатларын җуймаганнар. Икесе дә тиктормас, йорт-җирне карап, төрледән-төрле яшелчә, җиләк-җимеш үстереп, тавык-чебеш үрчетеп яшәп яталар. Шуның өстенә өч оя умарта да тоталар әле алар. Бал кортлары Әсхәт абый өчен бик якын шул, аңа, яшь чагында шофёр хезмәтеннән тыш, совхоз умарталарын да ышанып тапшырганнар бит.
Бүген олыларны шәһәрдә яшәүче кызлары Рузалия һәм Равия кайтып тәрбиялиләр.
– Балаларыбыз гел безнең янда булырга тырышалар, Аллага шөкер. Аларның кадер-хөрмәтен тоеп яшибез. Бу яктан без бик бай: алты балабыз, ун оныгыбыз һәм сигез оныкчыгыбыз бар. Шуның белән бик бәхетле дә, - диләр өлкәннәр.
Әсхәт абый һәм Зәмзәмия апа бүгенге тормышларыннан бик канәгать. Үткән гомерләре турында да алар: “Бик яхшы, матур яшәдек, тату тордык, Аллага шөкер”,– дип җылы сүзләр белән генә искә алалар.
Ә без өлкәннәргә саулык-сәламәтлек, тыныч тормыш теләп калабыз. Алар кебек яшьләргә үрнәк булырдай гаиләләр күбрәк булсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев