Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: үсмерләрне интернеттан деструктив төркемнәр йогынтысыннан ничек сакларга

Район мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре өчен Балалар иҗаты йортында “Интернет төркемнәрнең деструктив эшчәнлеге”дигән темага лекция булды. Аны педагогларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ленар Әһлиуллин укыды.

Ул башта интернет челтәрендә мессенджерларда әледән-әле барлыкка килеп, күпләрнең тынычлыгын алучы, халык арасында паника тудыру максатында таратыла торган ялган хәбәрләрне (фейк) дөресеннән ничек аерырга икәнлеген аңлатты. Кайдан килгәнлеге, кем ясаганлыгы, җибәрелгәнлеге дә билгеле булмаган хәбәрләрне таратуда катнашмагыз, дип киңәш итте лектор.

Аннары Ленар Әһлиуллин балалар, үсмерләр психикасына тискәре йогынты ясаучы интернет-төркемнәр, аларның максатлары хакында аңлатты, укучыларның бөтендөнья челтәрендә нинди мәгълүмат эзләүләре белән кызыксынып торырга, балаларны яман тәэсирдән сакларга киңәш итте. “Бу эштә гаиләнең роле аеруча зур. Ата-ана һәм бала арасында дуслык, үзара аңлашу булса, үсмерләрне  тискәре йогынты ясаучы, аларның психикасын гына түгел, тормышын, киләчәген җимерергә сәләтле интернет “убырларыннан” саклый алачакбыз”,–диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев