Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы ​​​​​​​С.М.Лисенков музее коллективы грант отып алган

​​​​​​​С.М.Лисенков исемендәге туган як тарихы музее коллективы “Халыкларның тату гаиләсе” дигән күчмә экспозиция булдыру өчен грант отып алган.

 Грант акчаларына милли киемнәр, космонавт костюмы, гимнастеркалар һәм пилоткалар тектерүгә заказ биргәннәр.

Грант йөкләмәләрен үтәп, музей хезмәткәрләре матди һәм мәдәни кыйммәтләрне күрсәтү максатыннан күчмә экскурсияләр оештыралар. Экспозицияләрне Салман, Яңа Чаллы, Түбән Әлки, Иске Матак, Иске Салман мәктәпләрендә, Хузангай клуб-музеенда күрсәткәннәр дә инде.

–Мәктәп укучыларына аларның бабалары тормышы турындагы хикәяләр аеруча ошый. Алар көнкүреш әйберләре, төрле савыт-сабаларның, җайланмаларның килеп чыгышы һәм кулланылуы белән кызыксыналар. Балалар язучы якташларыбыз иҗатына да битараф түгел. Музей хезмәткәрләре аларны Нәби Дәүли, Бикә Рәхимова, Шамил Маннапов, безнең районнан чыккан башка иҗат әһелләренең  тормышы һәм эшчәнлеге белән таныштыралар, шигырьләрен, әсәрләреннән өзекләр укыйлар,–дип хәбәр итә музей директоры Мария Платонова.

Музейда эшләүчеләр әлеге экспозицияләрне районның барлык авылларына да алып барып күрсәтергә җыеналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев