Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Советлар Союзы Герое Галимҗан Шаһвәлиевнең балалары әтиләренең туган ягына кайтты

Татар Төгәлбәе халкы кадерле кунакларны кабул итте – авылга Советлар Союзы Герое Галимҗан Шәһвәлиевнең балалары һәм оныклары, шулай ук Апанаевлар династиясенә нигез салган Хафиз Апанайның варислары кайтты.

Бу аларның әти-бабаларының туган җиренә беренче аяк басулары.

 

Әлеге очрашуны оештыруга Әлки якташлык җәмгыяте рәисе Алсу Нәбиева һәм аның урынбасары Флера Абдуллина зур өлеш керттеләр. Район һәм Кошки авыл җирлеге җитәкчелеге дә бу чараны тормышка ашыру өчен күп тырышлык куйды.

Барысы да шуннан башлана: Ярославль өлкәсенең Варегово мәктәбе укытучылары интернет аша авыл китапханәчесе Әнисә Фәсахова белән элемтәгә чыгалар. Төгәлбәйдә туып-үскән Галмҗан Шәһвәлиев әлеге Варегово бистәсендә яшәгән. Укытучылар туган җирендә батыр сугышчы белән бәйле нинди истәлекле урыннар булуы белән кызыксыналар. Әнисә Фәсахова аларга бу турыда видеоролик әзерләп юллый. Ә җавап итеп аңа Геройның музейда сакланучы орден-медальләре таныклыклары күчермәләрен җибәрәләр.

Галимҗан Шаһвәлиевнең кызлары Мәүлия Хәйруллина һәм Разия Борисова да Әнисә ханым белән хәбәрләшә башлыйлар, әтиләренең туган якларына кайтасылары килүен әйтәләр. Аларның берсе әтисе яшәгән Ярославль өлкәсендә, икенчесе Самара өлкәсендә гомер итәләр икән.

Әнисә Фәсахова бу хакта район якташлык җәмгыятенә дә хәбәр итә. Һәм якташлык вәкилләре “Бер күрешү – үзе бер гомер” проекты кысаларында әлеге очрашуны әзерли башлыйлар.

Алда әйтелгәнчә, нәсел  тамырлары башлангыч алган җиргә Геройның кызлары гына түгел, Апанаевлар династиясе варислары Илүзә һәм Нурания Апанаевалар да кайткан иде. Сәүдәгәр Хафиз Апанаевның утары  Татар Төгәлбәендә булган бит.

Төгәлбәй туфрагына аяк баскач, кунаклар иң башта Апанаев утары булган кырга килделәр. Элеккеге ике катлы зур йорт урынында бүген инде берни дә калмаган. Җирне сукалаганда кирпеч ватыклары (өй нигезе калдыкларыдыр, мөгаен) гына чыккалый икән. Сәүдәгәрләр буасы булган урынны да чамаларга мөмкин. Илүзә һәм Нурания Апанаеваларның дулкынланудан күзләре яшьләнде. Алар бабалары яшәгән һәм эшләгән җирдән бер уч туфракны истәлеккә дип алдылар. Аннан соң барлык кунаклар һәм аларны озатып йөрүчеләр авыл уртасындагы мәчеткә юл тотты. Биредә мулла Равил Минһаҗетдинов вафат булган авылдашлар рухына дога укыды.

Геройның кызлары Мәүлия һәм Разия дә элек Шаһвәлиевләр өе булган урынны барып күрделәр. Биредә аларны туганнары Иншат һәм Сөембикә Гайнетдиновлар, шулай ук хәзер бу нигездә яшәүче Хаҗәр Шәрифуллина каршы алды. Кызлары әйтүенчә, Галимҗан ага туган авылыннан 12 яшьлек чагында чыгып киткән. Шуннан соң ул Төгәлбәйдә бер тапкыр да булмаган. Үзе гомер буе туган җирләрен кайтып күрү турында хыялланган. Әтиләренең туган җире истәлеге итеп Мәүлия белән Разия дә нигездән бер уч туфрак алдылар.

Аннан кунаклар авыл мәдәният йорты диварына Галимҗан Шаһвәлиев истәлегенә куелган мемориаль такта янына чәчкләр куйдылар. Разия ханым күз яшьләрен тыя алмады, “Әти, күрәсеңме, сине барыбыз да хәтерлибез, яратабыз, син – безнең героебыз!” дип, әтисенең фотосурәтен сыйпады.

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре бу истәлекле очрашу хөрмәтенә  “Геройлар Ватаны” дигән концерт әзерләгәннәр. Флера Абдуллина бу очрашуны оештыруга катнашы булган һәркемгә район якташлык җәмгыяте җитәкчелеге исеменнән рәхмәт әйтте, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Танылган шәхесләребез турындагы истәлекләр, билгеле инде, музейларда саклана. Район кунаклары  авыл китапханәсендәге экспозицияне карадылар, ә аннан соң Базарлы Матакта С. Лисенков исемендәге туган як тарихы музеенда булдылар. Биредә алар үзләренең күренекле әти-бабайлары турында тупланган мәгълүматлар белән кызыксынып таныштылар, кечкенә сувенирлар бүләк иттеләр.

Кунаклар бу чараны оештыручыларның һәркайсына рәхмәтләрен белдерделәр. Ватан Геройларының, шул исәптән әтиләренең хатирәләрен кадерләп саклаган өчен район җитәкчелегенә рәхмәтле булуларын әйттеләр. Татар Төгәлбәендә Галимҗан Шаһвәлиев туып үскән урамга аның исеме бирелгән. Район үзәгендә дә Герой исемендәге урам бар. Советлар Союзы Геройлары – якташларыбызның исемнәре Геройлар паркындагы Дан аллеясында мәңгеләштерелгән.

Галимҗан Шаһвәлиевнең һәм Хафиз Апанаевның варислары әтиләренең кече Ватаны белән горурлануларын һәм бирегә тагын кайтырга теләкләре булуын белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев