Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы спортчылары Кыш батыры-2022 фестивалендә катнаштылар

​​​​​​​Болгар тыюлык музеенда быел бишенче тапкыр үткәрелгән Кыш батыры-2022 кышкы фестивальдә беренче тапкыр безнең район спортчылары да катнашты.

 

Кышның соңгы көннәрендә һава торышы бәйрәмне оештыручылар яклы булды. Ә яшь спортчыларны берничә төрле бик җитди сынаулар көтте: җәядән ату, туган як тарихына багышланган викторина, гантель һәм гир күтәрү, печән тутырылган капчыклар ыргыту, чаңгыда таякларсыз гына 50 метрга йөгерү. Боларны башкарып чыккач, кабан дуңгызына сөңге  чөю башланды (билгеле, тере хайванга түгел, салам тутырылган, дуңгыз сурәте төшерелгән капчыкка тидерергә кирәк иде мәргәннәргә). Аннары хоккей тартмасына күчтеләр. Ярышлар җилкәгә сулы чиләкле көянтәләр асып чүгәләү белән тәмамланды.

Бу гадәти булмаган сынауларны безнекеләр дә уңышлы үттеләр. Әйтик, 12-14 яшьлекләр арасында Базарлы Матак урта мәктәбе укучысы Камил Хөснетдинов III урынны алды. Кызлар да сынатмады: шул ук яшьтәгеләр арасында Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучысы Регина Гыйниятуллина икенче нәтиҗә күрсәтте. 15-17 яшьлек кызлар арасында икенче урынны гимназиядән Илүзә Вафина алды.

Кыш батыр-2022 фестивале гаять кызыклы итеп оештырылды: ярышлары да күңелле, бәйрәмнең рухы да шатлыклы! Соңыннан аргын, әмма шәп кәефле спортчыларны Казанда пешкән ботка, учактан коймак, самоварда кайнаган, үләннәр салып пешерелгән чәй белән сыйладылар.

...Ә Кыш батыры исемен зифа, нәфис, әмма көчле кыз бала яулады!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев