Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы спортчылары Сербиядә үткән дөнья чемпионатында көмеш медальләр яулады

5-12 ноябрьдә Сербиядә гирь спорты буенча дөнья чемпионаты үтте һәм анда безнең ике спортчыбыз катнашып, көмеш медальләр яулады.

Дөнья беренчелегенә җыелган 35 илләр вәкилләре арасында Россия командасы да булып, аның составында Әлки районыннан гирьчеләр Газинур Фәттахов белән Илшат Нуртдинов та уңышлы чыгыш ясаган. Гирь күтәрү буенча озын цикл (ике гирьне башта күкрәккә чаклы күтәреп, аннары өскә чөяргә) номинациясендә катнашканнар егетләр. Газинур 24 әр килограммлы ике гирьне 69 тапкыр күтәреп, 9 илнең 85 килограммнан артык авырлыктагы спортчылары арасында икенче урынны алган.

Илшат Нуртдинов 8 илдән килгән 60 яшьлек көндәшләре арасында чыгыш ясаган. Ул 16 килолы икешәр гирьне 70 тапкыр күтәргән һәм шулай ук икенче урын алган.

–Ярышлар югары дәрәҗәдә үткәрелде. Сербия бик матур ил икән, экскурсияләр оештырдылар. Ярышларның ачылышы да күңелле булды. Билгеле, үзебез генә дөнья чемпионатына бара алмаган булыр идек. Безгә район хакимияте зур ярдәм күрсәтте, рәхмәт,–ди Газинур.

Дөньякүләм ярышларда катнашу спортчыларга осталык дәресе дә булган. Тренировкаларны оештыручы буларак, Газинур алга таба нәрсәгә игътибар итәргә, нинди кимчелекләр өстендә эшләргә кирәклеге турында уйлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев