Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы өстеннән давыл узды

21 апрельгә каршы төндә, район өстеннән көчле давыл узды.

Җилнең тизлеге урыны белән секундка 26 метрга кадәр җитте.

Хәер, көчле җил көтелүе хакында МЧСтан төрле электрон юллар белән халыкка алдан хәбәр җиткерелгән иде.

Көннең икенче яртысында җил басылды.

Без район гражданлык сагы идарәсе җитәкчесе Лилия Гайфуллина белән элемтәгә кереп, халыкка зыян-фәлән килмәдеме, дип сораштык.

–Безнең идарәгә давылның зур зыян китерүе турында хәбәрләр кермәде. Дөрес, көчле җил Яңа Салманда бер электр баганасын аударган, район үзәгендә берничә реклама шитына зыян килгән, автомобиль трассасында кайбер юл билгеләре  урыннарыннан авышкан. Иң мөһиме, җил-давылдан кешеләр сәламәтлегенә зыян килмәде, – диде Лилия Гайфуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев