Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: сөткә бәя төшсә дә, маллар кимемәгән

​​​​​​​Авылларның эшлекле активлыгын күтәрү буенча Болгарда узган зона семинар-киңәшмәсендә район башлыгы Александр Никошин җитәкчелегендә бездән зур делегация катнашты.

 

“Сөт кабул итү бәяләре төшүгә, авыл җирендә яшәүчеләр сыерлар санын киметә башладылар. Бу табигый күренеш”,–диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин киңәшмәдә. Ә менә Әлки районын ул маллар санын саклап калган төбәкләр исемлегендә мактап телгә алды.

Хәзер сөткә бәяләр акрынлап үсә. Мал асраучыларга, гомумән, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә Татарстан хөкүмәте киләчәктә дә төрле ярдәм итү формалары табачак, дип ышандырды парламент җитәкчесе.

Семинар-киңәшмәдә Иске Кората авыл җирлегеннән гаилә фермасы башлыгы Евгений Яганевка, Иске Салман авылыннан шәхси ярдәмче хуҗалык җитәкчесе Наил Әхмәтшинга һәм Түбән Әлки авыл җирлеге башлыгы Мансур Галиуллинга Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев