Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы суды А.Баһаветдиновны җинаять кылуда гаепле дип тапты

Район прокуратурасы Юхмачы авылында яшәүче 44 яшьлек Алексей Баһаветдиновка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады.

Суд А.Баһаветдиновны РФ Җинаять кодексының 119 маддәсе 1 бүлегендә (үтерү яисә сәламәтлеккә авыр зыян салу, бу янауның гамәлгә ашуына хәвефләнерлек нигез булганда) һәм 115 маддәсе 2 бүлеге “в” пунктында (аңлы рәвештә, корал сыйфатында файдаланылучы предметлар кулланып, сәламәтлеккә җиңелчә зыян салу)  каралган җинаятьләр кылуда гаепле дип тапты.

Судта расланганча, 2020 елның 23 июлендә 7.00 сәгатьтән 8.00 сәгатькә кадәр вакыт аралыгында Алексей Баһаветдинов исерек хәлдә  элекке өйдәш хатыны белән низаг чыгара һәм, кулындагы пычакны  хатынның  муенына терәп, “Мин сине үтерәм!” дип яный. Исерек ир  гаять агрессив була, шунлыктан хатын аның үтерү белән янавын реаль куркыныч итеп кабул итә.

Ызгыш вакытында Алексей Баһаветдинов пычак белән хатынның ботларына кадап-кадап ала. Нәтиҗәдә хатын яралана, көчле авырту кичерә. Суд-медицина экспертизасыннан күренгәнчә, аның сәламәтлегенә җиңелчә зыян салына.

Суд утырышында хөкем ителүче үзенең гаебен тулысынча таныды, кылганына үкенүен белдерде.

Җинаять эшен һәрьяклап тикшереп, суд гаепләнүчене 2 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 1 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем итте. Сынау срогы чорында Баһаветдинов шартлы рәвештә хөкем ителгәннәргә контрольлек итүче махсус дәүләт органына хәбәр итмичә даими яшәү урынын үзгәртмәскә тиеш булачак. 

Суд карары законлы көченә керде.

Луиза Хәйруллина,

район прокуроры урынбасары, юстиция киңәшчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев