Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы җәмәгать судьясы үтерү белән янаган Түбән Колчурино кешесен 2 ел 8 айга ирегеннән мәхрүм итте

​​​​​​​Район прокуратурасы Түбән Колчуринода яшәүче, моңа кадәр инде хөкем ителгән 30 яшьлек Василий Шумаковка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

 

Суд В.Шумаковны РФ Җинаять кодексының 119 маддәсе 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда – үтерү белән янауда гаепле дип тапты. Судта расланганча, бу елның 29 июлендә 20.00 дән 20.37 сәгатькә кадәр вакыт аралыгында исерек Шумаков, элек бергә яшәгән өйдәш хатынын һәм аның хәзерге ирен куркыту, психологик басым ясау нияте белән, аларга: “Мин хәзер сезнең икегезне дә чәнчим, үтерәм!” дип кычкыра. Бу вакытта алар мунчада була. Үзенең янау сүзләрен раслап, якын гына арада торган ир кулындагы пычагы белән кизәнә, үтерү белән куркытуын дәвам итә.

Исерекнең янауларыннан тәмам шөбһәгә төшкән хатын, аның игътибары читкә юнәлгән мәлдән файдаланып, битенә су сибә. Шул арада ире тегенең пычак тоткан кулын эләктереп ала. Хатын исә, мунчадан йөгереп чыгып: “Полиция чакырыгыз!” дип кычкыра башлый. Шуннан соң гына исерек бәндә тузынудан туктый һәм җинаять урыныннан качып китә. Озак та үтми полиция хезмәткәрләре аны тоткарлыйлар.

Василий Шумаков үзенең гаебен тулысынча таныды. Суд, җинаять эшен җентекләп тикшереп, аны 2 ел 8 айга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем итте.  Җәза срогын җинаятьче каты режимлы төзәтү колониясендә узачак.

Луиза Хәйруллина,

район прокуроры урынбасары, юстиция советнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев