Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы судында мәктәп укучылары “хөкем карары чыгарды”. Фото

.

Район суды һәм мәктәпләрнең  үзара хезмәттәшлек итүе күркәм традициягә әйләнеп бара.

“Гадел хөкем: Адан Я га кадәр” исемендәге әлеге проектны узган елның апреленнән республика Суд департаменты идарәсе белән республика Мәгариф һәм фән министрлыгы бергә гамәлгә ашыра башлаган  иде. Бу проект кысаларында район суды хезмәткәрләре Базарлы Матак, Түбән Әлки, Иске Матак, Яңа Салман, Алпар мәктәпләрендә профориентация дәресләре үткәрделәр. Мәктәпләр укучылары өчен судта экскурсияләр дә оештырылды.

Юристлар көне алдыннан республикада Россиянең суд системасына багышланган иншалар бәйгесе игълан ителгән иде. Анда Хузангай урта мәктәбе укучысы Полина Скокова катнашты һәм призлы урын алды. Ул Суд департаменты идарәсе һәм Татарстан Югары судының махсус бүләгенә ия булды.

Ә күптән түгел Алпар мәктәбе укучылары “Өйрәнү суды” дигән рольле уен үткәрде. Малайлар-кызлар судья, прокурор, гаепләнүче, шаһитлар кебек рольләрне бик оста башкардылар. Алар һәммәсе Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев