Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: “Суслонгер” китабы сатуга чыкты

​​​​​​​“Казан утлары” китапханәсеннән Фирдәвес Хуҗинның “Суслонгер” дип исемләнгән китабы дөнья күрде. Ул сату өчен Әлки районына да кайтты.

 

Марий Эл урманнары эченә урнашкан Суслонгер учлагере турындагы коточкыч дөреслек, Бөек Ватан сугышы бетеп, бик күп еллар узгач кына ачылды. Аңа кадәр ул “Сер” дигән гриф астында саклана иде. Анда күпме кешенең гомере өзелеп калуы билгеле түгел. Фирдәвес Хуҗин үзенең “Суслонгер” повестенда лагерьда булган авылдашлары исеменнән вакыйгаларны тергезеп, укучыга андагы вәхшилек турында бәян итә.

Әлеге китапны Базарлы Матактагы “Китап дөньясы” кибетеннән, “Әлки хәбәрләре” редакциясеннән сатып алырга мөмкин. Бәясе 120 сум.

Шулай ук сатуда шул сериядән “Соңлап тотылган җавап” (авторы Люция Әблиева”), “Төзәтәсе ялгышлар бар” (Физалтя Дәүләтгәрәева), “Мәхәббәт талисманы” (Фәрит Имамов), “Ятимгә дә яз килә” (Зөлфәт Хәким) “Һәркемгә бер кояш” (Айгөл Әхмәтгалиева) китаплары бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев