Әлки районы: сыер асраучыларга март аенда субсидияләр бирелә башлый
Сыер асраучыларга субсидияләр бирелә Шәхси хуҗалыгында сыер, кәҗә асраучыларга быел да субсидияләр бирелә. Шулай ук сыерларга ветеринария хезмәтләре күрсәткән өчен тотылган чыгымнарның да бер өлеше кире кайтарыла. Быелдан башлап бу акчалар бердәм субсидия рәвешендә биреләчәк. Алар халыкка март аенда таратыла.
Терлек асраучы авыл халкына Татарстан бюджеты хисабыннан бирелүче әлеге дәүләт ярдәменең күләме түбәндәгечә:
–бер савым сыерына 2300 сум,
–ике савым сыерына – бер башка 3300 сум,
–өч һәм аннан күбрәк сыерга – бер башка 4300 сум.
Ана кәҗәләр һәм бер яшьтән зуррак булган бәтиләр өчен бер башка 500 сум исәбеннән субсидия түләнә.
Терлекләргә ветеринария хезмәтләре өчен бирелә торган субсидияләр турында без район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Камил Хәйруллиннан сораштык.
Аның аңлатуынча, республикада мал-туар асраучы шәхси хуҗалыкларга бушлай һәм түләүле ветеринария хезмәтләре күрсәтелә. Әйтик, елга ике мәртәбә сыерларны туберкулез, бруцеллез кебек куркыныч авыруларга тикшерү, аларга, шулай ук себер түләмәсе, котыру, модуляр дерматит кебек чирләргә каршы прививкалар ясау бушлай башкарыла. Ә менә лейкозга тикшерү, төрле паразитлы (паразитарный) авыруларга каршы эшкәртү, башка кайбер хезмәтләр түләүле нигездә эшләнә. Күрсәтелгән хезмәтләрнең бәясе кыйммәтрәк булса да, халыктан бер сыерга бары тик 500 сум гына алына.
–Һәр шәхси хуҗалык белән ветеринария хезмәтләре өчен түләү турында килешү төзелә. Анда бу хуҗалыктагы барлык сыерлар саны күрсәтелә. Бер сыерга 500 сум исәбеннән акчаны хуҗалык алдан түләп куярга тиеш. Әлеге 500 сум акчаның 300 сумы субсидия рәвешендә кире кайтарыла,–ди Камил Хәйруллин.
Быелдан республикада тагын бер субсидия гамәлгә керде. Лейкозлы сыерларны сәламәт терлеккә алыштыру өчен Татарстан бюджетыннан акча түләнә башлаячак.
–Бу дәүләт ярдәме шәхси хуҗалыкларда лейкозны булдырмау һәм сыерларның баш санын арттыру максатында башкарыла,–дип аңлата районның баш ветеринария табибы. –Лейкозга тикшерү үткәргәннән соң без авыру табылган маллар турында җирле үзидарә органына һәм сыер хуҗасына бу хакта хәбәр итәбез, чирле терлектән арынырга киңәш бирәбез.
Камил Хәйруллин әйтүенчә, авыру яисә вирус йоктырган сыерның итен ашарга ярый. Әмма кеше авыру терлеген суеп, аны беркая тапшырмыйча, ашар өчен файдалана икән, мондый очракта субсидия бирелми.
Сыерында лейкоз авыруы табылган кеше ветеринария табибыннан бу хакта белешмә алырга тиеш. Шуннан соң авыру терлекне суеп, аны ит комбинатына тапшыру зарур. Аннан моны раслый торган документ алырга кирәк. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы лейкозлы сыерын тапшырып гадәти сыер алучыларга – 30 мең, ә нәселле мал юнәтүчеләргә 40 мең сум субсидия бирә. Моңа өстәп тагын 10 мең сум акча алырга мөмкин.
–Шунысы бар: терлекне һичшиксез авыл хуҗалыгы предприятиесеннән алу һәм бу хакта документың булу мәслихәт. Сыерны күршеңнән сатып аласың икән, субсидиягә өметләнә алмыйсың,–дип тәгаенли белгеч. –Барлык тиешле документларны авыл җирлеге советына тапшыргач кына кешегә акча кайтачак.
Республикада терлекләрнең баш санын арттыруга, лейкоз авыруын булдырмауга юнәлтелгән бу субсидияләр районыбыздагы мал-туар асраучы гаиләләргә дә зур ярдәм булыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев