Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Ташбилге авылы мәдәният йорты республика программасы нигезендә капиталь ремонтланачак

Ташбилге клубы ремонтка әзерләнә

Ташбилге авылы мәдәният йорты капиталь ремонт үткәрү буенча республика программасына кертелде.

Бу авылда җыр-биюгә һәвәс халык яши. Биредә яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә бик актив, клубта, китапханәдә оештырылучы төрле чараларда башлап йөриләр,теләп катнашалар. 1976 елда төзелгән авыл мәдәният йорты шактый тузган инде. Ул 16 ел элек капиталь төзекләндерелгән булган. Бинаның түбәсеннән яңгыр үтә, кышларын биредә бик салкын була. Һәм менә бу клуб мәдәният йортларын капиталь ремонтлау буенча республика программасына кертелде. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина әйтүенчә, клубның түбәсе алыштырылачак, җылыту, электр системалары өр-яңадан эшләнәчәк, су үткәрелеп, санузел ясалачак, ишек-тәрәзәләр, диварлар яңартылачак. Төзүчеләр киләсе ел башыннан ук эшкә керешер.

Соңгы елларда республика программасы нигезендә Салман, Югары Әлморза, Югары Әлки, Карга клублары, район мәдәният йорты капиталь ремонтланды. Шулай ук ун яңа мәдәният йорты төзелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев