Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Ташбилге авылында авыл көнен үткәрделәр

Юкка гына жырламыйлардыр «ямьле дә соң жәй айлары!» дип. Менә шундый рәхәт жәй көннәренең берсендэ Ташбилге авылы уртасында бик матур бәйрәм булды. Яңгырлы салкын көннәр кояшлы җылы һава белән алышынган шимбә иртәсе иде бу.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Гореф-гадәт буенча, бәй-рәмгә әзерлек алдан ук башланды. Бизәкләп жигелгән ат арбасына төялеп, татар халкының милли киемнәрен киеп, мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл яшьләре бүләк җыярга чыкты. Велосипедларга атланып, аларга авылның бар баласы  да иярде. Урамда күңелләрне җилкетеп гармун моңы агылды. Авылдашлар, буләкләрен әзерләп, елмаеп каршы алды бәйрәм оештыручыларны.  Капка төбе саен очып-очып биюләр, жырлаулар китте...
Авыл уртасындагы бәйрәм узасы мәйданга иртәдән халык җыела башлады. Бик күп кунаклар да кайткан  иде.
Авыл көнен “Әссәлә-мәгаләйкум” җыры белән Линар Гыймаев (чыгышы белән Ташбилгедән) башлап җибәрде. Аннан беренче итеп сүз авылның имам-хатыйбы Исмәгыйль Ситдиковка бирелде. Ул, дога укып, һәммәбезгә күңелле бәйрәм теләде.
Ташбилге авыл җирлеге башлыгы Рәмзил Әхмәдиев, килгән халыкны сәламләп, исәнлек-саулык теләде, бәйрәмнең күңелле булуы үзебездән генә торуын искәртеп, һәркемне уен-бәйгеләрдә актив катнашырга чакырды. Рәмзил Әхмәдиев бу бәйрәмнең төп спонсоры да.
Бәйрәмгә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лия Мәрдегалләмова да килгән иде. Ул ташбилгелеләрнең һәр эштә актив, бердәм булуын билгеләп үтте, матур итеп оештырылган авыл көнен дә күркәм уздыруны теләде.
Ә мәйданда район мәдәният йорты хезмәткәрләре Һәм авыл үзешчәннәре бер-бер артлы концерт номерлары күрсәттеләр, уеннар оештырдылар. Ул арада авылның иң уңган, хөрмәтле кешеләрен бүләкләү башланды.Күптән түгел 90 яшен тутырган, тормышында күп авырлыклар күргән, дүрт бала тәрбияләп үстергән Кафия апа Игъламова да, Альмир һәм Динә Хәйруллиннарның берничә ай элек туган кызлары Ясминә дә бүләккә лаек булды. Озак еллар тормыш юлын кулга-кул тотынып үткән, яшь парларга үрнәк булып торган Нургазиз һәм Җария Нурлыхаковлар, Сабир һәм Әминә Сәләхетдиновлар, Рәшит һәм Суфия Латыйпов-лар шулай ук мәйдан түрендә хөрмәтләнде. Авыл мәчетен һәм зиратын карап торып, аларны тәртипкә салуны, өмәләр оештыруны кайгыртучы мулла Исмәгыйль Ситдиков та бүләккә ия булды.
Ташбилге авылының бай тарихы, горурланырлык күркәм шәхесләре бар. Болар хакында авыл китапханәчесе Розалия Абдуллина сөйләп утте. Ташбилгегә 14 нче гасырда шәһри Болгардан күчеп килгән Мөслим бабай һәм аның кардәш кабиләсе нигез салган. 19 гасырда бу авылда туган күренекле тарихчы, археограф Сәид Вахиди исә татар әдабияты һәм тарих фәнендә үзенең тирән эзен калдырган фаҗигале язмышлы зур галим.
Тантаналы өлештән соң мәйданда чулмәк вату, капчык киеп йөгерү, авызга капкан кашыкка йомырка салып узышу кебек кызыклы-мавыктыргыч уен һәм ярышлар кызды.
Көрәш секциясенә йөрүче егетләр тренерлары Алмаз Абдуллин белән бу чарага ныклап әзерләнгәннәр. Бил алыш авыл яшьләре һәм балалар арасында дүрт  авырлык категориясендә барды. Баш батыр исеме өчен Илназ Фәтхетдинов белән Рәмзил Абдуллин көч сынаштылар. Алышта Рәмзил өстен чыкты һәм көчле алкышлар астында тәкәне иңбашына салып мәйдан әйләнде. Тәкәне баш батырга районның күренекле көрәшчесе Ринас Насыйбуллин тапшырды.
Бәйрәмне оештыручылар мул табын да әзерләгән иде. Халык кайнар самовар чәе, тәмле коймак, ботка һәм чын үзбәкчә пылау белән сыйланды.
Ташбилгедә авыл көненең ун елдан артык инде үткәрелгәне юк иде. Аның каравы быелгы бәйрәм бик озак күңелләрдә сокланырлык рәхәт һәм матур булды. “Киләсе елларда да сау-сәламәт булып шушы бәйрәм мәйданында очрашырга язсын”, – дип таралды халык җыеннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев