Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Ташбилге авылында хәзер каты түшәмәле юллар бар

Ташбилге авылының Кырый һәм Елга арты урамнарында хәзер каты түшәмәле юллар бар. 

 
Аларның гомуми озынлыгы 600 метрга якын. Урам-юл челтәрен җайга салу эшләре үзара йөкләнгән түләүләр хисабына башкарылды. Ә менә авылга кергән җирдәге күлне чистартуга халык акчасын тотмаска булганнар.
–Күл яныннан юл үтә, борылышта агачлар аркасында күз күреме начарая. Без өмә үткәреп тал һәм башка  куе булып үскән агачларны кистек, чүп-чарны җыештырдык. Күл ярларын чистартуда төрле оешмаларда эшләүчеләр генә түгел, битараф булмаган авылдашлар да катнашты. Бигрәк тә Риназ Насыйбуллин күп булышты безгә,–дип сөйләде җирлек башлыгы Рәмзил Әхмәдиев.
Ташбилгелеләр авылларын төзекләндерү һәм матурайту эшләрен дәвам итәргә, Елга арты урамында ышанычлы юл төзергә планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев