Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Татар Борнае авылыннан Шәһидә Мөхәммәтҗанова комсомолның 100 еллыгы уңаеннан улы белән бәйле хатирәләрне искә ала

Олы улым Әнәс (хәзер вафат инде) 14 яше тулгач, Уставын ятлап сөйләп, районда комсомолга кереп кайтты.

  Ишектән керүгә уң кулын күтәреп, миңа честь бирде. “Әни, мин инде үстем!”– диде. Комсомол булуны зур дәрәҗәгә санады. Еллар үтеп, 18 яше тулгач, военкоматтан кайтты да: “Әни, мин икенче тапкыр үстем”,–дип честь биреп ишектән килеп керде. Хәрби хезмәткә яраклы булу да аның өчен югары дәрәҗә булган ул чорларда.

Укыды, армиядә хезмәт итте. Югары юридик белем алып, зур урыннарда эшләде. 30 елдан артык эшләп, 60 яшен тутыргач, кинәт үлеп китте.

Комсомолның 100 еллыгы көннәрендә әлеге хатирәләр күңелдә кабат яңарды. Комсомол бит яшьләрне тәрбияләде, оештырды, сәләтләрен ачарга, тормышта үз юлларын табарга ярдәм итте. Ул гел яхшылыкка өйрәтте, эшкә өндәде. Комсомол мәктәбен узган егет-кызларыбыз бер дә югалып калмады.

Бу язмам улым Әнәснең рухына дога булып барсын иде.

Шәһидә Мөхәммәтҗанова,

Татар Борнае авылы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев