Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Татар Мулла авылында фермерлар актив сайлады

Әлки районының кечкенә генә Татар Мулла авылында дүрт фермер гаиләсе уңышлы эшләп килә. 747 нче сайлау участогына алар иртәдән килеп тавыш бирделәр. Бу аңлашыла да, чөнки фермерлар – эш кешеләре. Кайсы терлек карый, кайсы кышлатуга әзерләнеп, каралтыларын ныгыта, азык турында кайгырта.

Авыл феремерларының иң өлкәне  Фәрит Гиматдинов, ул 2012 нче елда ук гаилә фермасын рәсмиләштереп эшли башлады. Сайлау көнендә кәефе әйбәт иде Фәритнең: ике көн элек карамагында булган 40 лап гектар җирләрендә уракны тәмамлады. Махсус эшләсәң дә туры китерә алмассың – нәкъ шул көнне кызы Ләйсән дә бәбиләп куйды, малай тапты. Авылда яшәүчеләрнең торак шартларын яхшырту программасы буенча төзи башлаган өе дә күңелен җылытып тора. Акчасының тагын бер өлешен алса, түбәсен ябып, тәрәзәләр куеп өлгерәчәк бит кышка кадәр.

–Сайлауларда катнашмый калганыбыз юк, чөнки бу гамәлебез белән Татарстанның киләчәге нинди буласына өлеш кертәбез бит. Тормышыбыз, шөкер, яхшыра, балалар аякка басып килә, оныклар туу аеруча зур шатлык. Дөньялар имин, тыныч булсын, шул теләк белән катнашабыз сайлауларда,– ди Фәрит Галләм улы.

Аның сүзләрен тормыш иптәше Резидә җөпли:

–Саулык белән тынычлык булса, калганына үзебез дә тырышабыз, эштән курыкмыйбыз, – ди ул.

Әйе, бу гаилә тынычлык, тотрыклылык дигән төшенчәләрнең бәясен белә, шуңа Татарстанда, илдә алар булсын дип сайлауларда катнаша да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев