Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Татар Суксуы авылыннан Рәфидә Абдуллина “Ел хатын-кызы” бәйгесенең “Хатын-кыз – ана” номинациясендә беренче урын алды. Фото

Район мәдәният йорты сәхнәсендә “Ел хатын-кызы” конкурсында чыгыш ясаган Рәфидә Абдуллинаны зал тулы халык көчле алкышлар белән зурлады.

Районда беренче урынны алган Рәфидә Яңа Чишмәдәге зона бәйгесендә дә “Хатын-кыз – ана” номинацияседә җиңү яулап кайтты. Әйе, мондый дәрәҗәгә бик лаек ул. Зур гаилә учагын саклаучы, нәсел чылбырын дәвам иттерүче, тугыз балага ана җылысы биргән киң күңелле, өлгер-җитез, булдыклы бу ханым – “Ана даны” медале иясе Рәфидә Абдуллина турында газета укучыларга да сөйлисем килә.

Күрше Спас районында туып-үскән Рәфидәнең Иске Суксу авылына килен булып төшүенә 35 ел үтеп киткән инде. Шул гомер алар хәләле Таһир белән бер җан булып, тигез-тату гомер кичерәләр. Мәрхүм каенана-каенатасы Җәмил абый һәм Зәйнәп апага да кадер-хөрмәт күрсәтеп яшәде Рәфидә.
Кияүгә чыккач та гел эштә булды ул. Сарык фермасында эшләде, аннан, яңа белгечлек алып, бухгалтер булды. Кибеттә дә эшләп алды. Бер үк вакытта сөт җыючы, почтальон хезмәтләрен дә башкарды.
Бу гаиләдә бала-чага тавышының тынып торганы юк. Бер-бер артлы дөньяга килгән дүрт балалары үсеп җиткәндә, ире белән киңәш-табыш итеп, балалар йортыннан ике  сабыйны тәрбиягә алалар алар. Икесе дә тома ятимнәр – кызчыкка яшь тә сигез ай, мөмкинлекләре чикләнгән малайга ике яшь була. Бу бәләкәй балаларны үстерүе бер дә ансат булмавы хакында сөйләп тору кирәк микән. Бигрәк тә авыру малайны төрле хастаханәләрдә йөртергә, гел дәвалап-карап торырга кирәк була. Хәзер ул инде 8 сыйныфта, Болгардагы коррекцияле мәктәптә укый. Ялларда, каникулларда өйгә алып кайталар, һаман табибларга йөртәләр Эдикны Таһир белән Рәфидә.
–Бу балалар минеке инде. 18 яшь тулгач та мин аларны беркая җибәрмим. Үзебез укытабыз, тәрбиялибез. Исән-сау гына булсыннар,–ди Рәфидә.

Бу балаларны алар 2008 елда тәрбиягә алалар. Ә нәкъ бер елдан Рәфидә тагын бер тапкыр әни була – бишенчегә уллары Нәсимне алып кайта.
Биш елдан гаилә тагын да ишәя. Таһир белән Рәфидә ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган апалы-сеңелле ике кызны да үз кочакларына сыендыралар.
–Бу кадәр мәшәкатьне, җаваплылыкны  өстегезгә алырга бер дә курыкмадыгызмы? –дип  сорыйм Рәфидәдән (бүген инде аларның өч балаларының үз гаиләләре бар, биш оныклары үсеп килә).
–Мин бит  үзем генә үстем. Шуңадыр, гел зур гаилә турында хыялландым. Күп бала табуым, тәрбиягә сабыйлар алуыбызның төп сәбәбе әнә шул,–ди ул. –Безнең Таһир да бик бала җанлы. Икебез дә балаларыбызны бик яратабыз. Аларны аеруны белмибез, барысы да – үзебезнекеләр.
Гаиләдәге тату, дустанә мохит, балаларның бергә мәш килеп уйнавы, дәресләр әзерләве, йорт эшләрендә булышуы бу сүзләрне тагын бер кат раслый.
Абдуллиннар бик бердәм һәм актив гаилә. Алар спортны да ярата, үзешчән сәнгатьтә дә катнаша. Балалары мәктәптән үк оста волейболчылар. Ә сәхнәгә менсәләр, таныл-ган артистларың бер якта торсын. Гаилә башлыгы Таһир менә дигән гармунчы. Рәфидә –җырчы, сүз остасы. Балалары да берсеннән-берсе уздырып җырлыйлар-бииләр. Килен-кияүләре дә үзләренә охшап торалар.
Таһир белән Рәфидәне “тамада гаиләсе” дисәң дә була. Кунакка-мәҗлескә барганда алар гармуннарын калдырмыйлар, теләсә нинди бәйрәмне күтәрәләр, ямьлиләр.
Җир җимертеп эшли дә беләләр алар. Абдуллиннарның хуҗалыгы бик зур. Кече фермаларында сыерлар, үгезләр, ат, сарыклар асрыйлар. Үткән җәйдә 200 каз, 200 үрдәк һәм бройлерлар үстергәннәр. Әле бик зур яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчалары, умарталары бар. Уйлап карасаң, бу кадәр эшне башкару өчен күпме көч, вакыт, сәламәтлек кирәк.  Бу гаилә умарта оясы кебек, монда һәркемнең эше-вазыйфасы бар. Бакчада үстергән яшелчә һәм җимешләрдән кышка нигъмәтләрне күпләп әзерлиләр. Үзләреннән арткан итне, балны сатып, гаилә бюджетын тулыландыралар. Эше барның ашы бар – биредә балалар һәрчак тук, өс-башлары бөтен, күркәм. Гомумән, балалар өчен акча жәлләмиләр, уку әсбаплары да, китаплар да, бию костюмнары да алып торалар. Бик кунакчыл да бу гаилә.
Рәфидә бал корты сыман, һич өлгермәгән эше юк. Компьютерны үзләштереп, интернетны да “айкый” ул. Авылларындагы мәчетне җыештырып тора. Алка өчен колак тишү осталыгы да бар. Мәет юу кебек савап-лы эшне дә башкара. Казан артистларының бер генә концертларын да калдырмыйлар алар. Калага төрле мәдәни чараларга да йөреп торалар. Яңа ел каникулында балаларын Казанга күңел ачарга һәм фотосессиягә алып бардылар.
Менә шундый гаилә ул Абдуллиннар. Аларның ятим балалар өчен дә үз өсләренә җаваплылык алып, аларны яратып, назлап, тормышка әзерләп, хезмәткә  өйрәтеп  үстерүләре бигрәк тә мактауга лаек.
Дөнья булгач, борчулары да, авырулары да була. Таһир белән Рәфидәнең  тормышны, кешеләрне яратулары аларга авырлыкларны җиңәргә дә көч бирә. Буыннар бәйләнешен сак-лаучы мондый тату, эшчән һәм нык гаиләләр күбрәк булсын иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев