Әлки районы “Татарстанның чиста урманнары” акциясендә катнаша
.
Узган шимбәдә урман хуҗалыгы хезмәткәрләре “Яшь имәннәр” балалар лагеры тирәсен җыештырдылар.
“Татарстанның чиста урманнары” дип аталган бу акциядә аларга башка әлкилеләр дә ярдәм итте. Нәтиҗәдә лагерь тирәсендә урманны көнкүреш калдыкларыннан, коры ботак, ауган агачлардан – барлыгы 0,5 кубометр чүп-чар җыелды. Акциядә 32 кеше катнашты, дип хәбәр итә Әлки урман хуҗалыгы җитәкчеләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев