Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Түбән Әлки авылы киләсе елда яңа клублы булачак

Биредә 200 урынлы заманча мәдәният йорты төзү 2021 елгы республика программасына кертелгән. Бу хакта район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина хәбәр итте.

Түбән Әлкинең мәдәният учагы 1986 елда салынган. 2002 елда биредә капиталь ремонт үткәрелде. Хәзер инде клуб бинасы бик тузган. Түбәсеннән яңгыр үтә, кышларын биредә нык салкын була.

“Соңгы елларда районда мәдәният учреждениеләре төзү һәм ремонтлау буенча бик күп эшләнә. 2012 елдан бирле авылларда 10 клуб сафка басты, 5 мәдәният йорты капиталь төзекләндерелде.Быел Ташбилге авылы клубында зур ремонт эшләре башкарыла. Түбән Әлкидә яңа мәдәният йорты төзеләчәге хәбәрен дә шатланып кабул иттек”, -ди Рәсимә Гайфуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев