Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Түбән Әлки авылында зурлап кыш озату бәйрәме үткәрделәр

Түбән Әлки җирлегендә барлык авыл халкы, якташлар, кайткан кунаклар белән бергә кышны озату бәйрәме үткәрделәр.

Фоторепортаж

Авыл уртасында җыр-бию тынып тормады. Такмаклар, дәртле җырлар яңгырады, күмәк биюләр башкарылды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган ярышларда да халык кыстатмый катнашты.

Саф һавада һәркем кайнар чәйдән, коймактан авыз итте.

Ә янәшәдә яшьләр, мәктәп укучылары һәм олылар хоккей буенча иң көчле команда исеменә ярышты. Бәйгедә “Студентлар” командасы беренче урынны алды. Икенче урында – “Кызыл машина” (Түбән Әлки мәктәбе укучылары), өченче – “Ветераннар” командалары. Ярыш йомгакларын игълан итеп, авыл җирлеге башлыгы Мансур Галиуллин аларга спонсорлар әзерләгән саллы бүләкләрен тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев