Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Түбән Әлки халкы искечә Яңа елны алданрак каршыларга җыена

Түбән Әлки авылында Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан бик матур итеп бизәлгән чыршы барлыкка килде, мәктәп һәм балалар бакчасы коллективлары аның тирәли кар сыннары ясап куйдылар.

Биредә шулай ук рәхәтләнеп чана шуу өчен тау да өйделәр. Бу эшләрдә төп ярдәмчеләр – эшмәкәр Шәйхетдиновлар.

Кич җиттеме, авыл халкы – балалар да, өлкәннәр дә бергә җыелып шунда күңел ачалар. Ә 11 гыйнварда искечә Яңа елны каршыларга булганнар.

  • Чөнки 14 гыйнвар эш көне бит, авылга кайткан кунаклар да китеп беткән була. Алар да бәйрәмебездә катнашсыннар дидек,- ди авыл җирлеге башлыгы Мансур Галимуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев