Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Түбән Әлки мәдәният йортында зур концерт булды

Күптән түгел Түбән Әлки мәдәният йортында зур концерт булды. Аны Югары Әлки мәдәният йорты җитәкчесе Фәния Минһаҗева оештырды.

Концертны бию белән Рәзит Минһаҗев башлап җибәрде. Ул үзенең оста чыгышы белән халыкны шаккатырды.  Ә Фәнүзә Садыйкова үзе язган шигырьләрне сәнгатьле итеп укып, тамашачылар күңеленә җиткерде.

Фәния Минһаҗева җитәкләгән “Тургай” ансамбле чыгышын тамашачылар аерата көчле алкышларга күмделәр. Бу ансамбльгә йөрүче олы яшьтәге апалар халык яраткан җырларны шулкадәр җиренә җиткереп башкардылар. Гел шундый яшь күңелле булып калсыннар, уңышлар юлдаш булсын аларга.

Түбән Әлки мәктәбе коллективы Театр елы кысаларында Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” әсәреннән кызыклы өзекләр күрсәтте. Ә инде баянчы егет Фәрит Фәйзуллин һәм укытучы Айзирәк Мисалова башкаруындагы моңлы җырлар, күңелләргә үтеп кереп, дулкынландырды да, моңландырды да. Концертны Югары Әлки авылы китапханәчесе Венера Сираҗева зур осталык белән алып барды.

Түбәнәлкилеләргә күрше авыл концерты бик ошады. Андагы һәр чыгыш көчле алкышлар белән бәяләнде. Безгә шундый бәйрәм оештырган өчен бөтен авыл халкы исеменнән Фәния Минһаҗевага һәм һәрбер үзешчән артистка рәхмәтләребезне җиткерәбез, аларга алга таба да  зур иҗади уңышлар телибез.

Саҗидә Шәйхетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев