Әлки районы: Түбән Әлки мәктәбендә элеккеге укытучылары Фаик Мәхмүтов хөрмәтенә истәлек такта куйдылар. ФОТО
Түбән Әлкидә мәктәп директоры булып озак еллар эшләгән Мәхмүтов Фаик Мәхмүт улына багышланган истәлек тактасы куелды.
Фаик Мәхмүтович бу мәктәптә 1943 елдан эшли башлый. 1950 елдан 1983 елга кадәр башта завуч, аннары директор булып эшләде. Ул тирән белемле, бик акыллы кеше иде. Зур оештыру сәләте булу аңа тырыш педагогик коллектив тупларга ярдәм итте.
1954 елда мәктәп җидееллыктан урта мәктәпкә әйләнде. Безгә күрше авыллардан укырга килделәр, укучылар саны 600 гә җитте, беренче чыгарылыш булды. Шул вакыттан хәзергә кадәр Түбән Әлки мәктәбендә меңнәрчә кеше укып чыкты. Алар арасында исемнәре республикага мәгълүмнәр дә бар. Әйтик, Нәҗип Хәйруллин унынчы классны бетергәч авыл хуҗалыгы институтына укырга керде, шунда аспирантура бетерде, аннары икътисад фәннәре докторы булды. Марат Сираев та шул институтта укыды, партия органнарында эшләде. Соңрак республика авыл хуҗалыгы министры дәрәҗәсенә күтәрелде. Исламия Мәхмүтова, Рузия Мотыйгуллина, Әсхәт Хисмәтов, Әнәс Галиуллин артистлар булып киттеләр. Безнең мәктәпне тәмамлаган язучыларыбыз бар – Нәсих Таҗиев һәм Бикә Рәхимова.
Сиксәненче елларда яңа мәктәп төзелде. Замана яңа бурычлар куйды. Шуларның берсе – кабинет системасы булдыру. Әлеге эштә дә Фаик Мәхмүтович уңганлык күрсәтте. Менә шуңа күрә район мәгариф бүлеге бездә семинарлар үткәрде, укытучылар безгә килеп ачык дәресләр карадылар, тәҗрибә уртаклаштылар.
Фаик Мәхмүтов безнең өчен бөтен яктан үрнәк булды. Аңа булган хөрмәтебез әле дә күңелебездә. Шуңа күрә Түбән Әлки мәктәбендә аның истәлеген мәңгеләштерү (монысы инде улы Вил һәм килене Рушания эше) безнең өчен зур сөенеч.
Мөстәкыйм Гыйльмиев,
укытучы-ветеран.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев