Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Түбәнәлкилеләр табибны кайтаруны сорыйлар

Түбән Әлки авыл җирлегендә халык җыеннары башкалардан сизелерлек аерылып торды.

  Беренчедән, бу авылга республика урман хуҗалыгы министры, районыбыз кураторы Равил Кузюров килде. Икенчедән, әлеге җыен яңа сайланган җирлек башлыгы өчен беренче отчет җыелышы булды. Һәм, өченчедән дип әйтик, җыенда җирлекнең элеккеге башлыклары Рифкать Ибраһимов белән Мансур Гаилуллин да катнашты. Һәм, аңлашыла ки, авыл халкы тормышына кагылган мәсьәләләргә алар битараф була алмадылар. Шуның өстенә Түбән һәм Югары Әлки авылларындагы җыеннар килүчеләрнең югары активлыгы, аларның күп булуы белән үзенчәлекле иде. Әледән-әле залда алкышлар да яңгырады.

 

Ә сораулар һәм проблемалар шактый җыелган икән. Мәсьәлән, Түбән Әлки авылында яшәүчеләрне көнкүреш калдыкларын җыя торган контейнерларның кайда куелырга тиешлеге кызыксынды.  Җирлек җитәкчесе Рәис Хәлиуллин алга таба контейнерлар өчен махсус мәйданчыклар төзүне планлаштырулары хакында хәбәр итте.

Югары Әлкидә клуб мөдире Фәния Минһаҗева мәдәният учагын төзекләндергән, сәхнә өчен яңа пәрдәләр  сатып алган өчен рәхмәт әйтте, аның бу сүзләрен җыенда катнашучылар алкышка күмделәр. Моның белән алар да республика һәм район җитәкчеләрен рәхмәтле булуларын җиткерделәр. Без шулай ук үзешчән артистларны моңарчы ирешкән уңышлары белән генә канәгатьләнмәгәннәрен белдек. Узган елда, әйтик, клуб 217 мең сум күләмендә грант отып алган, бу акчага милли киемнәр тегәргә заказ биргәннәр.

Ә Түбән Әлкидә менә ничә ел инде җирлек советының киңәйтелгән утырышлары мәктәп бинасында үтә. Шул уңайдан авыл халкы үзләрен нык борчыган мәсьәләне кабат күтәрде. Ике йөз урынга исәпләнгән яңа мәдәният йорты бинасы төзүне узган ел планына керткән дә булганнар, әмма, коронавирус пандемиясе аркасында, кирәкле финанс средстволары булмау сәбәпле, түбәнәлкилеләр авылларында мәдәниятны үстерү өчен барлык шартлар да тудырылды дип мактана алмыйлар. Дөрес, әлеге объектның агымдагы елда программага кертелү өмете бар икән. Җыенда катнашучылар күңеленә өметне республиканың урман хуҗалыгы министры Равил Кузюков та салып куйды: ул әлеге мәсьәләне хәл итүдә үз тарафыннан мөмкин булганның барысын да эшләячәгенә ышандырды.

Әлегә исә Түбән Әлки фельдшер-акушерлык пункты мөдире Илмир Шәмсетдинов киңәше белән җирлекнең һәр кешесе ковид-19 го каршы көрәшкә үзеннән өлеш кертергә тиеш. Бу авыруга каршы төп корал – вакциналау. Ул үз чыгышында авыллары буенча 21 кешенең онкология диагнозы, 13 енең – психик бозылулар белән исәптә торуын әйтеп үтте, 112 федераль ташламачының 46 сы үз диагнозлары буенча бушлай дарулар алуын хәбәр итте. Әмма җыенда катнашучыларны күбрәк ни өчен участок терапевты Румия Шәйхетдинованы алыштырганнар икән, дигән сорау борчый булып чыкты. Үзәк авылда әлеге сорауны Гөлфинә Гарифуллина, ә Югары Әлкидә Рәмзия Әсәтова бирде. Әлеге табибә адресына бик күп җылы сүзләр әйтелде, аның үз хезмәтен әйбәт белүен, һөнәри осталыгын, вазыйфаларына карата бик җаваплы мөнәсәбәтен, пациентларына  аеруча игътибарлы булуын билгеләп үттеләр. Бу  сорауларга Базарлы Матак үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина җавап бирде. Ул Румия Шәйхетдинованың фтизиатр буларак әзерлек үтүен  аңлатты, ә Түбән Әлки һәм Югары Әлки кергән участокка табиб Игорь Салминның хезмәт күрсәтүен хәбәр итте. Шулай да кешеләрнең соравын  район хакимиятенең халык мөрәҗәгатьләре китабына язып куйдылар, димәк, мәсьәләнең хәл ителеше катгый контроль астында булачак.

Җыеннарга нәтиҗә ясап, район башлыгы Александр Никошин җирлектә балаларның бик аз тууын билгеләп үтте. Ә бит биредә заманча яшәү өчен шәһәрнекеннән һич тә начар булмаган шартлар тудырылган.

Урман хуҗалыгы министры татарча чыгыш ясады, ул авыл халкына якташлар дип мөрәҗәгать итте. Бу аңлашыла да, чөнки ул Аксубайда туып үскән, озак еллар күрше Нурлат районы белән җитәкчелек иткән. Министр авылда яшәгән һәм эшләгән, авыл хуҗалыгын үстерүгә үзенең хезмәте белән зур өлеш керткән, районның, республиканың куәтен, абруен ныгыткан һәркемгә рәхмәт әйтте.

 

Түбән Әлки авыл җирлегендә 417 хуҗалык бар, 1264 кеше яши. хезмәт яшендәге кешеләр 776, биредә шулай ук 356 пенсионер, 22 тыл хезмәтчәне, 2 Бөек Ватан сугышы ветераны гомер итә. 2020 елда 11 бала туган, 23 кеше бакыйлыкка күчкән. Шәхси хуҗалыкларда 423 баш мөгезле эре терлек асрала, аларны 251 е сыерлар. Ел дәвамында шәхси сектордан 756 тонна сөт җыелып аның өчен 12 миллион сумнан артык акча түләнгән.

2020 елда Түбән Әлки урта мәктәбе биләмәләрендә футбол мәйданчыгы төзелгән, Югары Әлкидә модульле кибет булдырылган, үзәк авылның мәктәп урамы юлына ком салынган, көнкүреш калдыклары өчен өстәмә биш контейнер һәм эре чүп-чар өчен өч контейнер сатып алынган, җәмәгать урыннарын яктырту өчен өстәмә лампалар куелган.

2021 елда Югары Әлкинең Кырый урамы юлын рәткә китерергә, Урта Әлки һәм Татар Суксуы урамнарына өстәмә яктырткычлар куярга, контейнер мәйданчыклары төзергә, Түбән Әлкинең Мәктәп урамы юлына вак таш түшәргә планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев