Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы террорга каршы комиссиясендә тавыш бирүне имин үткәрү мәсьәләсе каралды

Террорга каршы район комиссиясенең чираттагы утырышы Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүне имин үткәрү мәсьәләсенә багышлап уздырылды.

Аның эше белән комиссия рәисе, район башлыгы Александр Никошин җитәкчелек итте. Утырышта район прокуроры Руслан Гыйзәтов катнашты.

Район эчке эшләр бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Насыйбуллин утырышта катнашучыларны алда торган бурычлар белән таныштырды. Тавыш бирү көннәрендә район тәртип сакчылары көчәйтелгән режимда эшләячәк. Шулай ук бу чорда сайлау участокларында хокук тәртибен тәэмин итүдә ярдәм йөзеннән районга өстәмә 26 кешедән торган полиция хезмәткәрләре килә.

Район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Алексей Шувалов тавыш бирү бюллетеньнәренең сакланышын тәэмин итү өчен нинди чаралар күрелүе белән таныштырды.

Районда иң зурлардан булган Салман авыл җирлегендә гомумроссия тавыш бирүенә әзерлек хакында җирлек башлыгы Ләйсән Гайфуллина сөйләде.

Александр Никошин  быелгы тавыш бирүнең алдагы елдагылар белән чагыштырганда үзгә форматта узуына игътибарны юнәлтте. “Иң мөһиме – әлеге әһәмиятле вакыйганы кешеләр сәламәтлеген кайгыртып үткәрү”,–диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев