Әлки районы Төгәлбәй авылы зиратын чистарту һәм тирәсен тотып алу буенча зур өмә булды
Ноябрь башында Төгәлбәй авылы зиратын чистарту һәм тирәсен тотып алу буенча зур өмә булды.
Әле август аенда гына Төгәлбәйдә авыл тарихында беренче мәртәбә авыл көне бәйрәме гөрләп үткән иде. Авылыбызда хәзер 80 ләп кенә кеше яшәсә дә, ул тамашага читтән 150 кеше кайтты. Әлеге бәйрәм бик күңелле үтте, анда җыр-биюләр генә түгел, киңәшләшү, файдалы тәкъдимнәр дә байтак булды. Шул исәптән авыл зиратын карау, чистарту, әйләнә-тирәсен тотып алу мәсьәләсе дә күтәрелде. Ә Базарлы Матакта яшәүче авылдашыбыз Ильяс Идиятуллин интернет аша читтә яшәүче авылдашларга мөрәҗәгать белән чыкты һәм 3, 4 ноябрь көннәрендә өмә буласын игълан итте.
Шуннан авылдашлардан исәп-хисап счетына акчалар килә башлый. Әлеге эшкә йөздән артык кеше кушылып, кем күпме булдыра ала, үз өлешен кертте. 500 сумнан башлап, 50 меңгә кадәр бирүчеләр булды.
Өмә иртәнге 8 дә башланып, кичке 4 кә кадәр дәвам итте. Казаннан 150 данә ак төстәге койма калайлары алып кайтканнар иде. Төп иганәчеләр һәм эшне оештыручылар Гыйльманов Илнур һәм Сибгатуллин Малик иде. Читтән 30 дан артык ир-егет кайтты. Кайберләре электр генераторы һәм эретеп ябыштыру аппараты, тимер баганаларны утырту өчен электр белән бораулау җайланмасы алып кайтканнар.
Өмәчеләрне хуплаган кебек, көн дә җылы, кояшлы булды. Һәркем көне буе тырышып эшләде. Өч “Беларус” тракторы бар иде, зират эчендәге корыган карт каеннарны кисеп, шулар белән сөйрәтеп чыгардылар. Без өлкәннәр өчәү – Мәхмүт Салихов, Вазыйх Ибраһимов һәм мин – ике җирдә учак ягып, вак-төяк чүп-чарны яндырып тордык.
Зират кырыенда өмәчеләр өчен өч самовар кайнап торды, казанда итле ботка пеште. Ул көнне 300 метр арада койма тотылды. Тагын 150 метрлык калайлары калды әле. Барлыгы 1000 метр тотарга кирәк.
Ә икенче көнне иртәдән кичкәчә яңгыр яуды. Эш инде сүлпәнрәк барды. Бу эш алга таба да дәвам итәчәк, киләсе елга тәмамларбыз, дигән өмет белән калдылар. Халыктан ярдәм килү дәвам итә. Авыл бик борынгы, зиратта 1700 нче ел белән тамгаланган кабер ташлары да бар әле. Архив мәгълүматлары буенча, Төгәлбәйгә 1500 нче елларда нигез салынган дигән фаразлар бар.
Мондый изге эшләр элек-электән өмәләр белән башкарылган. Бу күркәм гадәт авылларыбызда әле дә дәвам итсен иде.
Сөләйман Шакиров,
Казан шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев