Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы товарларын Казан ярминкәсендә чират торып алалар

Узган шимбәдә Казанга авыл хуҗалыгы ярминкәсенә әлкилеләр 28 машина товар төяп бардылар.

Гадәттәгечә, безнекеләр Агросәнәгать паркында сәүдә итте. Алып барган товарлар нигездә сатылып бетте. “Кызыл Шәрык-Агро” хуҗалыкларының итен, бөртеген, онын чират торып алдылар. “Хузангай”ның көнбагыш маена, ярмаларына, ит ризыкларына, “Салман” комплексының дуңгыз итенә дә сорау зур булды. “Яшь көч”леләр алып барган 600 литр сөт күз ачып йомганчы сатылып бетте. Бәрәңге, кишер ише яшелчәләрне дә бик яратып алды кала халкы. Иске Матактан Петр Бровков тәкъдим иткән йорт куяны түшкәләрен, сарымсакны, Александр Лычниковның сарык итен, бройлерларын, Базарлы Матактан Илнар Гариповның балын, Гөлшат Ибәтованың тавык түшкәләрен кулга да тигезмәделәр. Гомумән, авыл товарларын казанлылар көтеп торып, күпләп сатып алалар. Әле бит авыл җирлекләре вәкилләре бер фляга коймак камыры да әзерләп алып барганнар иде. Мәтрүшкәле чәй, кайнар коймак белән сыйладылар ярминкә кунакларын. Ә район мәдәният йорты хезмәткәрләре җырлары белән халыкның күңелен ачтылар.

Ярминкәдә 1 миллион 200 мең сумлык товар сатылды. Теләге булган һәркем киләсе ярминкәләрдә үз товарлары белән катнаша ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев