Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: төрле елларда эшләгән Ташбилге мәктәбе укытучылары белән очрашу үткәрелде

Яңа уку елы башланыр алдыннан авылыбыз китапханәсендә төрле елларда эшләгән Ташбилге мәктәбе укытучылары белән очрашу үткәрдек.

  Бик күп истәлекләр яңгырады очрашу барышында, күңелләр йомшарды. Мәктәбебезнең тарихы битләрен ачып карасак, аның Ташбилге авылыннан чыккан  мәшһүр тарихчы, археограф Сәид Вахиди башлангычы белән ачылуын беләбез.
Эшли башлаган вакытка алып хәзергә кадәр белем тарату учреждениесе күп тапкыр урынын да, статусын да үзгәртә. Шактый еллар мәктәп башлангыч белем генә бирә. 1989 елда, яңа биналар төзегәч, ул тугыз еллык, ә 1992-2007 нче елларда урта мәктәп сыйфатында эшли.
Кызганычка каршы, быел мәктәбебез ябылды. Сәбәп балалар булмауда түгел, ә район үзәгендәге база мәктәпләрнең бик якын урнашуында. Бүген Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә 28, Базарлы Матак урта мәктәбендә 10 балабыз укып йөри. Әйе шул, улыңны я кызыңны эре мәгариф учреждениесендә укыту мөмкинлеге булганда, кем аннан файдаланмас. Ата-аналар белән бәхәсләшә алмыйсың...
Очрашу барышында Ташбилге мәктәбенең директорларын җылы итеп искә алдык. Аның белән төрле елларда районга билгеле кешеләр – Әсхәт Сафиуллин, Мидхәт Хәсәнов, Фәргать Әхмитов, Лилия Нуруллина, Айдар Хәлиуллин, Гөлүсә Нуруллина җитәкчелек иттеләр. 
Мәктәптә балалар күп иде. әйтик, 2006 елда урта белем турында аттестатны 16 укучыбыз алды. Алар барысы да тормышта үз юлларын таптылар. Мәктәбебезне тәмамлаучылар арасында укытучылар һәм табиблар да, кыр һәм ферма эшчәннәре дә, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр дә бар. Дамир Зәйдуллин Казан хастаханәләрнең берсендә травмотология бүлекчәсен җитәкли. Румия Шәйхетдинова Базарлы Матак үзәк хастаханәсе табибәсе. Ренас Насыйбуллин “Кызыл Шәрык-Агро” холдингының “Левашово” терлекчелек комплексы белән җитәкчелек итә, ә Рәмзил Әхмәдиев – Ташбилге авыл җирлеге башлыгы. 
Шуны билгеләп үтәргә кирәк: элек мәктәптә балаларга хезмәт тәрбиясе бирүгә зур игътибар бирелә иде. Укучылар дәресләрдән соң мәктәп яны участогында эшләделәр, мәктәп фермасында сарыклар ашаттылар, өй куяннарын карадылар. 
Очрашуга килүчеләр искә төшереп торды: ул заман балаларында укуга зур теләк булган, ә укытучыларның укучылары белән дәрестән тыш, класстан тыш эшләргә дә җитәрлек вакыты калган. 
Һәр чорның уңай да, тискәре дә яклары була. Бу хакта сәгатьләр буе бәхәсләшә алабыз. Тик шунысы хакыйкать: укытучыларыбыз белән очрашу йөрәкләребездә Ташбилге мәктәбендә укыган еллар кебек үк югалмас эз калдырды.

Рузалия Абдуллина,
Ташбилге авыл китапханәсе мөдире.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев