Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Туган авылы чишмәсенең тирә-янын ныгытуга Гөлсинә Мурадимова алына

Чишмә башы... Бу сүзтезмәнең мәгънәсен өлкән буын гына аңласа инде. Көянтә-чиләкне җилкәгә салып, авыл урамын бер итеп чишмәгә чәй суына барган яшьлекләрен хәтерләгән әби-әниләр искә төшерсә генә.

  Чишмә башы ул шушы авыл халкына яшәү чыганагы булган сулык-кизләү, инеш, чишмә тирәләре, алар янына илтүче сукмак, уңган куллы ир-егетләр ясап куйган басма...

Чишмә башы – авыл халкы өчен бик тә кадерле, изге җир. Әле бит һәр авыл шундый җире булу белән мактана да алмый. Ә менә Татар Мулла авылында андый изге урынны саклап кала алганнар.

 

“Чишмә башына чакырабыз!”

Август башында дус-туганнары берләштереп торган социаль челтәрләргә чакыру элделәр: “Шимбә көнгә эш-мәшәкатьләр планлаштырмагыз. Авылга кайтабыз! Чишмә башында очрашабыз”. Бу авылда туып үскән ике кеше кайда гына очрашса да, сүз шул турыда булды: “Кайтасызмы?” Кайтабыз, билгеле, күңел тартуына ничек каршы киләсең...
Бу урында туктап бәйрәмнең төп “гаеплесе” – чишмә турында берничә сүз әйтәсе килә. Бүгенге Татар Мулла авылы берничә гасыр элек хәзерге Алексеевск районы территориясендә урнашкан булган. Ул якларга йомышы чыккан юлчылар игътибар итәләр микән, халык телендә Рус Муллавылы дип йөртелгән авыл башындагы күрсәткечкә “Иске Мулла авылы” дип язылган. Казан ханлыгы җимерелгәч, бу тирәләргә күпләп русларны күчереп утырта башлыйлар. Нәтиҗәдә төп халык җирсез кала һәм яңа урынга күченергә мәҗбүр була.
Авыл булып утырганда борынгылар беренче чиратта якында гына су чыганагы булуын кайгыртканнар. Безнең бабайлар да шулай эшләгән: йомшак сулы инешкә, тәмле сулы чишмәгә юлыккан җирдә төпләнгән алар. Тора-бара авыл йортларында коелар да казылган. Әмма аларда, ни гаҗәп, су каты, терлек-туарга эчерергә дә, кирәккә тотарга гына яраклы. Чәйгә-ашка суны халык гомер-гомергә чишмәдән алды. Ә чишмә саекмады: киресенчә, ул шатлана-сөенә челтерәп акты да акты, шифалы, йөзем тәмнәре килеп торган суы белән кинәндерде халыкны.

 

Чишмәнең кирәге калмадымы?

Әмма тормыш шартлары уңайга үзгәрү – авыл урамнарына суүткәргечләр сузып, һәр өйгә торбалар тарту чишмәнең шулкадәр мөһимлеген, кирәклеген юкка чыгарды да куйды бит! Өйләрендә краннан чиста су агып торуга тиз күнделәр авылда яшәүчеләр – чишмәгә чәй суына йөрүчеләр саны көннән-көн азайды. Аның бит әле яшь-җилкенчәге дә бик нык кимеде соңгы 2-3 дистә елда. Өлкәнәйгән апаларны алыштырырга көянтәле киленнәр дә төшми башлады йортларга, үз кызларының да җилкәләренә икешәр авыр чиләк аскан көянтә саласы килмәде шул... Аңа карап кына чишмә, суын саектырмаса да, югалмаса да, аңа илтүче сукмакка үлән үсте. Дөрес, чишмә турында читтә яшәүче авылдашлары кайгыртты: берничә ел элек Әсхәт Ибраһим улы Шәйдуллин чишмәгә бетон боҗралар төшереп, аңа килү юлына плитә салдырган, торба куйдырткан иде. Әмма вакыт уза тора – Мулла авылы чишмәсенең халәте дә кызганыч хәлгә килгән иде инде.

 

Егетләрдән булмаса, кызлар җиң сызгана

–Без бит шушы чишмә суын эчеп үстек. Кечкенәдән көянтәләп суга йөри идек. Чишмә башыбыз бигрәк матур бит безнең! Тирәсендә таллар, аллы-гөлле чәчәкле болыннары күзне иркәли. Апа җаным, шушы чишмәгә бурычлы тоям үземне. Шуңа күрә: абый белән, якыннарым белән киңәшләштем дә, чишмәбез тирәсен матурайтуны үз өстемә алырга карар кылдым. Буласы эшне күзаллап, чыгымнарны исәпләп карадым да, Аллаһка тапшырдым,–дип әңгәмәбез башында ук шаккаттырды мине туганнан туган сеңелем Гөлсинә Мурадимова.
Эш шунда ки, туган авылы чишмәсенең тирә-янын ныгытуга бу очракта гаярь ир-ат я бай эшмәкәр түгел, гап-гади хатын алына. Гөлсинә Базарлы Матакта яши, сәламәтлеге какшау сәбәпле яраткан эшеннән  (ул “Ромашка” балалар бакчасында хезмәт куйды) иртәрәк китәргә туры килде аңа. Өч кызына, улына белем алырга, гаилә корырга, аякка басарга ярдәм итте. Әле дә аларга терәк булып яши, чөнки ире – балаларның әтисе фаҗигале төстә һәлак булды. Бүген Гөлсинә 10 оныкка дәү әни инде.
Хәзерге заманда парлыларга да гомер итү ансат түгел, тормыш кыйммәт, эшләмичә булмый. Балалары ярдәме белән Гөлсинә ике ел чамасы элек мөселман киемнәре сатуга керешә.
–Эшемне башлауга сатудан кергән сумнарымны җыеп бардым, берәр игелекле эшкә юнәлтергә дигән ниятем бар иде. Эшкә тотынырлык мая җыелгач, абыем Фәрит белән, балалар белән киңәшләштем. Миңа сезнең акчагыз түгел, ярдәмегез кирәк, булышсагыз, чишмәбезне тергезик, дидем. Алар бишкуллап риза булдылар. Һәм менә, Әлһамделиллаһ, эшебезне башкарып чыктык, ниятебезгә ирештек,–дип сөйләп бирде Гөлсинә Галләм кызы чишмә төзекләндерү тарихын.
Аның акчасына чишмә тирәсе тимер койма белән тотып алынган, җиргә ком түшәлеп, брусчатка җәелгән, эскәмияләр куелган. Шушы корылмага хәтта түбә дә ясап куйганнар. Моны Гөлсинәнең ир туганнары эшләгән.Чишмә тирәсе сокланырлык матурайган.

 

“Су буена килә кызлар, көянтә-чиләк асып”

Чишмәне күрергә, аның суы тәмен исләренә төшерергә теләп бу көнне авылга Татар Мулласының күп ул-кызлары кайткан иде. Араларында өлкән буын вәкилләре дә, яшьләр, бала-чагалар да бар иде. Монысы бигрәк тә кыйммәтле – ата-ана мирасын балалар кабул итәргә тиеш бит. Шул исәптән чишмәләрне кайгыртуны да.
Чишмә башын ачу бик матур манзарага әйләнде. Башта җыелган халыкны район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев, Иске Алпар җирлеге башлыгы Ринас Сәлахов сәламләп, бу вакыйга белән тәбрикләделәр. Рәшит Әбрар улы Гөлсинә Мурадимовага район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды, бүләк биреп сөендерде. Аннары дәрәҗәле кунаклар  чишмә сукмагын бүлеп торган тасманы кисеп, алга үттеләр, салкын, тәмле судан авыз иттеләр. Үзешчәннәр әзерләгән күренеш тә күңелгә ятты – татар милли киемнәреннән егетләр-кызлар чишмә башында очраштылар, җырлый-җырлый көмештәй суны чиләкләренә тутырдылар, биеп тә алдылар.
Яр буенда учакларга эленгән казаннарда һәркемгә җитәрлек итеп пылау пеште, ә зур-зур самоварларда чишмә суыннан чәй кайнады. Әллә ничә озын өстәлләргә кунаклар алып килгән күчтәнәчләр тезелде, чәшкәләргә хуш исле чәй ясалды. Сөйләшеп туймады авылдашлар! Һәркемнең йөзендә эчкерсез елмаю, күзләрендә шатлык нурлары балкый.
Озакка сузылды бу бәйрәм. Бик күп сагыну-ярату сүзләре, теләк-рәхмәтләр әйтелде. Муллавыллар җырладылар, биеделәр, кунаклар: “Безне ел саен очраштырсагыз иде”,–диештеләр. Бәйрәм булсын, кунаклар кайтсын, казаннарда итле пылау пешсен, өстәлләр тәм-томнан сыгылып торсын өчен тырышлык куйган, күңел биреп әзерләнгән хуҗаларга, авылдашларына (Фәрит һәм Резидә, Рамил һәм Сания Гыйматдиновлар гаиләләренә, күңелле тамаша оештырган мәдәният хезмәткәре Рузилә Монадиевага һәм башкаларга) рәхмәтләрен әйттеләр. Күпләр авыл мулласы, чишмәнең тагын бер кайгыртучысы Фәрит хәзрәт Гыйматдиновка мәчеткә дип атап хәер бирергә дә онытмадылар. Кыскасы, бу бәйрәм бер җирдә туып, бер чишмә суын эчеп үскән кешеләрне тагын да якынайтты.
...Ә чишмә моннан берничә йөз ел элеккеге кебек челтер-челтер ага да ага. Ул үзенең йомшак, тәмле суын эчәргә теләүчеләр моннан соң да кимемәс, чишмәгә сукмакны үлән капламас дип  ышанадыр...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев