Әлки районы туган як тарихы музеенда төнге квест үткәрелде
С.Лисенков исемендәге туган як тарихы музеенда “Музейлар төне” бөтенроссия акциясе кысаларында квест үткәрелде.
Квест ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган иде. Әлеге чарада район мәдәният бүлеге һәм балалар музыка мәктәбе хезмәткәрләре катнашты. Командаларга музей экспонатлары арасыннан билгеләнгән вакыт эчендә тиешле документларны, фоторәсемнәрне, акча кәгазьләрен табып алырга кирәк иде. Башваткычларны чишеп, биремнәрне дөрес үтәп маршрут буенча узу өчен катнашучыларга зирәклекләрен, эрудицияләрен эшкә җигәргә дә, командада эшли белергә дә туры килде. Квестта һәркем канәгатьләнү һәм уңай эмоцияләр алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев