Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы укучылары “Парклар маршы” акциясендә актив катнашты

“Парклар маршы” халыкара табигатьне саклау акциясендә районыбыз укучылары актив катнашты.

 

Акцияне бездә “Спасский” заказнигы  үткәрде. Әлеге чара кысаларында укучылар сыерчык оялары ясап куйдылар, елгалар-күлләр ярларын чүп-чардан чистарттылар, агачлар утырттылар. Районыбызның сигез мәктәбе укучылары әйләнә-тирә мохитне саклауга багышланган плакатлар бәйгесенә дә үз эшләрен юллаганнар. Анда Түбән Әлки мәктәбеннән Динә Гобәйдуллина һәм Динара Латфуллинаның рәсемнәре беренче урынга лаек дип табылган. Азалия Иванова (Түбән Әлки), Карина һәм Дарина  Бокаревалар (Борискино), Вероника Букарцева (Юхмачы) ясаган плакатлар – икенче, Мария Ямушкина, Зарина Гобәйдуллина, Алина Мортазинаның (өчесе дә Борискино мәктәбеннән) иҗади эшләре өченче урынны алган. Җиңүчеләрнең рәсемнәре Казанга “Парклар маршы” республика бәйгесенә юлланган.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев