Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы укучылары РДШны беренче юбилее белән котладылар

Бүген, 29 октябрьдә, Россия мәктәп укучылары хәрәкәте биш еллык юбилеен билгеләп үтә.

Район мәктәпләре үзләренең Instagram аккаунтларында Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең бишьеллыгы уңаеннан котлау видеороликлары урнаштыралар. Котлауларга балалар иҗади килгән, бию флешмобы да оештырганнар.

Видеоларның берсендә Базарлы Матак мәктәбенең 9 "Б" сыйныф укучылары оешмага уңышлар, яңа актив катнашучылар, уңышлы проектлар, озын эшчәнлек һәм чәчәк атуын теләделәр.

«Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар-яшүсмерләр оешмасы Россия Президенты Владимир Путин Указы белән нәкъ 5 ел элек төзелгән иде. Аның эшчәнлеге үсеп килүче буынны тәрбияләүгә, аларның мәнфәгатьләрен һәм ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә, шулай ук укучыларның ялын һәм мәшгульлеген оештыруга юнәлдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев