Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы укучылары Риналь Галиев һәм Святослав Искаков “Яшь профессионаллар” Региональ чемпионатында катнаштылар

Балалар иҗат йортындагы “Робот техникасы” берләшмәсендә шөгыльләнүче Риналь Галиев һәм Святослав Искаков “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) Региональ чемпионатында катнаштылар.

26-30 гыйнварда Казанда узган әлеге бәйгедә 12-13 яшьлек укучылардан торган 12 отряд “Мобиль робот техникасы” компетенциясе буенча белем-осталыкларын сынаган. Отрядларның берсе – безнеке. Риналь һәм Святославның остазлары педагог Резедә Җиһаншина чемпионатта эксперт буларак катнашкан. “Ярышлар бик киеренке барды. Балалар роботлар җыйдылар, аларны программалаштырдылар, башка бәйгеләрдә чыгыш ясадылар. Призлы урыннар яулый алмасак та, Риналь һәм Святослав үзләренең күпкырлы белемнәрен күрсәттеләр. Экспертлар аларга югары бәя бирде. Укучыларыбыз “Яшь профессионаллар” чемпионаты сертификатларына ия булды”,–ди Резедә Җиһаншина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев