Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы укучысы Алмаз Фәсахов ДОСААФ ачык кубогына “Яшь йөртүче-2018” бәйгесенең ату ярышында икенче урын алды

​​​​​​​Чаллы шәһәрендә узган “Яшь йөртүче-2018” бәйгесенең  ату ярышында Иске Матак мәктәбе укучысы  Алмаз Фәсахов икенче урын алып кайтты.

 

 

Татарстан ДОСААФ ачык кубогына үткәрелгән әлеге бәйгедә район конкурсында җиңгән укучылар катнашты. Алар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча сорауларга җавап бирделәр, автомобильдә тиз хәрәкәтләнү һәм 10 метрдан мишеньгә пневматик мылтыктан төз атуда ярыштылар. Ату бәйгесендә йөздән артык укучы көч сынашты. Безнең Алмаз Фәсахов,  Яр Чаллыдан бер көндәшен генә алга үткәреп, икенче призлы урынны яулады. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев