Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы укучысы Делина Гыйзетдинова коррупциягә каршы тору буенча яшьләр арасында республика бәйгесендә катнаша

Базарлы Матак урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Делина Гыйзетдинова район башлыкларының коррупциягә каршы тору буенча яшьләр арасында ярдәмчеләренең республика бәйгесендә катнаша.

Делина онлайн әңгәмә үткән, анда үзе турында сөйләгән, экспертларның сорауларына җавап биргән. Аннан соң ул коррупциягә каршы тору өлкәсендә норматив-хокукый актларны, дәүләт төзелешен ни дәрәҗәдә белүен күрсәткән. Конкурсантлар шулай ук логикага нигезләнгән мәсьәләләр чишкәннәр. Тестны уңышлы узып, Делина конкурсның чираттагы этабына үткәрелгән – шушы көннәрдә ул Казанда укып кайткан. Көзге каникулдан соң Делина үзе укыган мәктәптә,  гимназиядә һәм Алексеевск агрокөллиятенең район филиалында “Яшьләр коррупциягә каршы” дигән темага чаралар үткәрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев