Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы укучысының эше “Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар конкурсының гран-при бүләгенә лаек булды

​​​​​​​20 апрельдә Казанда “Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар конкурсының җиңүчеләрен бүләкләделәр.

 Бәйгенең иң югары бүләге – гран-при Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең 11 сыйныф укучысы Әдилә Мусинага тапшырылды.

Әдилә шундый зур бәйгеләрдә беренче тапкыр гына катнашмый инде: узган елда ул “Яшь журналист” номинациясендә беренче урын алган иде. Кыз быел үзенең “Идел” журналы битләрендә басылган “Җан ярасы” дигән хикәясен җибәргән конкурска. Аның эше иң яхшысы дип табылган. Әдиләгә җиңүче дипломын, 15 мең сумлые сертификатны һәм чәчәкләр бәйләмен Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, республика язучылар союзы рәисе Ркаил Зәйдулла һәм Россия Кооперация университеты ректоры, район якташлык җәмгыяте җитәкчесе Алсу Нәбиева тапшырганнар.

Конкурска Татарстаннан һәм илебезнең төрле почмакларыннан 747 эш килгән. Җиңүче һәм призер исемнәренә 44 автор лаек булган.

Конкурска сәләтле кызны 30 елдан артык татар теле укытучысы булып эшләүче остазы Алия Шәйхетдинова әзерләгән.

–Әдилә гимназиягә Үргәгар мәктәбеннән җиденче сыйныфта килде. Ул бик таланты, тырыш кыз, ул үзенчәлекле фикер йөртә. Әдиләнең иҗади сәләтен күреп алып, аның белән эссе һәм хикәяләр яза башладык, төрле конкурсларда катнаштык. Әдиләнең уңышы – безнең коллективыбыз һәм кызларына төрле яклап булышучы әти-әниләре Марат белән Гөлшат Мусиннарның казанышлары да ул,–дип сөйләде Алия Илмир кызы.

Әдилә Мусина бөел гимназияне тәмамлый, ул журналист булырга хыяллана. Соңгы бәйгедә җиңүе – Әдиләнең моңарчы ирешкән уңышлары арасында иң зурысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев