Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы укытучысы Светлана Ерусланова яшь педагогларның профессиональ җитлегүе хакында фикер йөртә

“Профессияне дөрес сайлавыгызны аңларсыз”

Яхшы педагог булыр өчен бер үк вакытта укытучы да, консультант та, психолог та, артист та булырга кирәк. Укучыда үзең укыта торган фәнгә кызыксыну уяту, тормышының төрле мәлләрендә аңа ярдәм итү өчен бу бик мөһим. Яшь укытучының профессиональ яктан җитлегүендә аның мәктәптәге беренче эш елы аеруча әһәмиятле. Кызганыч, соңгы вакытта районга яшь мөгаллимнәр елдан-ел азрак кайта. Ә бит мәктәпләрдә байтак фәннәр буенча белгечләр җитми.

 

 Базарлы Матак урта мәктәбенең яшь физика укытучысы Айдар Абдуллин белән сөйләшәбез.

–Айдар Фиргатович, ничек уйлыйсыз, педагог хезмәтендәге авырлыклардан “качып” буламы?

–Билгеле, авырлыклар да, проблемалар да була инде, аларны хәл итәргә кирәк. Минемчә, сынауларны җиңәргә өйрәнмичә үсешкә ирешү мөмкин түгел. Кайберәүләр, торак яисә матди мәсьәләләр хәл ителгәч эш шома гына барачак, дип уйлыйлар. Сүз дә юк, яшь белгечләргә администрация тарафыннан ярдәм кирәк. Әмма иң мөһиме – балалар. Аларның син укыткан фән белән кызыксынып, янып торган күзләре.

–Сезнең белем бирүдә үз “рецептларыгыз” бармы?

–Әзер рецепт нәтиҗә була дигән сүз түгел әле. Минем уемча, укытуның әзер рецептлары юк. Кулинариядәге кебек  үк – бер үк ризыкны һәр ашчы үзенчә әзерли. Укытучы һәр бала йөрәгенә ачкыч табарга, шул ук вакытта аның сәләтләрен һәм мөмкинлекләрен исәпкә алырга тиеш.

Светлана Горшкова бер ел элек туган авылы Чуаш Шәпкәсендә башлангыч мәктәптә укыта башлады.

–Светлана Александровна, укытучы булырга теләвегезне кайчан аңладыгыз?

–Әле мәктәптә укыганда ук мин башлангыч сыйныфлар укытучысы булырга хыяллана идем. Чөнки балаларны бик яратам. Алар ихлас, чиста күңелле, гел ниндидер яңа әйбер беләселәре килә. Сабыйларның укырга, язарга, санарга өйрәнүләрен күрү, аларның уңышларында синең дә өлешең булуын тою рәхәт.

–Бүгенге педагог нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

–Замана укытучысы – үз эшенең чын остасы. Аңа аралаша белү, әдәплелек, максатчанлык, толерантлык кебек сыйфатлар хас.

Районда Яшь педагоглар ассоциациясе эшли. Анда яшь белгечләр тәҗрибә уртаклаша, проблемаларны чишәргә, бергәләп төрле ситуацияләрдән чыгу юлларын табарга өйрәнә ала. Минемчә, мәктәптә остазлыкны оештыру да бик мөһим. Бу яшь укытучыларның компетентлылыгын күтәрүдә гаять нәтиҗәле чара.

Яшь педагоглар хакында сөйләшәбез икән, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Артем Савиновның фикерләрен дә тыңлап үтик.

–Артем Александрович, үзегезнең педагоглык эшчәнлеген башлаганда сез нинди авырлыклар белән очраштыгыз?

–Укытучының һөнәри җитлегүе башка профессия ияләренә караганда авыррак  та. Аңа уку йортында алынган теоретик белемнәр генә җитми, гамәли күнекмәләр үзләштерү дә зарур. Минем өчен беренче ел эшләгәндә мәктәп документларын тутыру һәм алып бару аеруча катлаулы булды. Эшкә кереп китүенең беренче елларында яшь белгеч тәҗрибәле остазының гына түгел, мәктәп администрациясенең, коллегаларының да даими ярдәмен тоярга тиеш дип саныйм.

–Районыбызда яшь педагогларга нинди ярдәм чаралары бар?

–2011 елдан Татарстанда “Безнең яңа укытучы” гранты гамәлгә ашырыла. Аның кысаларында укытучыларның айлык хезмәт хакына өч ел дәвамында өстәп түләнә. Шулай ук яшь белгечләр бюджет нигезендә  профессиональ әзерлек үтә алалар. Эшкә кергәндә яшь педагог ике хезмәт оклады күләмендә түләү ала һәм өч ел аның хезмәт хакына 1111 сум өстәлеп бара.

–Педагог профессиясен яшьләр арасында популяр итү өчен нишләргә кирәк икән?

–Әлбәттә, профессия башлыча мәктәптә укыганда ук сайлана. Беренче чиратта уңышлы укытучының үз укучыларына һәм аларның әти-әниләренә йогынтысы зур була. Икенчедән, дәресләрдә һәм класстан тыш эшләрдә укучының нинди фәннәргә сәләтле булуы, шәхси сыйфатлары ачыла, һәм укытучы педагоглык чаткылары булган балаларны шунда ук күреп ала. Өченчедән, һәр мөгаллим үзенә алмашка кем киләсен кайгыртырга бурычлы. Бу мәктәпләрнең күз уңында булырга тиеш.

–Яшь педагогларга нинди теләкләрегезне җиткерер идегез?

–Укытучы – мактаулы һәм абруйлы профессия. Мәктәптә һәрчак тормыш кайный. Балалар белән эшләү кешегә энергия, позитив өсти. Класска кергәч, сез балаларның шат йөзләрен күрерсез һәм профессияне дөрес сайлавыгызны аңларсыз. Уңышлар, үз-үзегезгә ышаныч телим. Хәерле сәгатьтә!

Светлана Ерусланова,

Чуаш Борнае урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев