Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: урамнарда чисталык урнаштырырга вакыт

Кардан ачылган урамнарны җыештыра башларга вакыт.

Район үзәгенең барлык урамнарында да кар эреп бетте диярлек. Кар эрегән саен аның астыннан кышын яшеренеп килгән чүп-чар чыга бара. Инде ул чүпләрне җыярга, әйләнә-тирәдә чисталык урнаштырырга кирәк. Һәр шәхси хуҗалык үз капка төбен, йорт каршысын  җыештырып куйса, бу анда яшәүче хуҗаларның тәртип яратуы, уңганлыгы билгесе.

Ә иң мөһиме – чүпләмәү. Халык телендәге  гыйбарә дә шул турыда бит – җыештырган урында түгел, ә чүпләмәгән җирдә чиста.

Район үзәгенең күп кенә урамнары чисталыкны саклау өчен оешма-предприятиеләргә беркетелгән. Әмма матаклылар читтән килеп тәртип урнаштырганны көтеп тормасыннар, үз урамнарын үзләре чүп-чардан арындырсыннар иде.

Инде халык чисталыкка, матур яшәүгә күнегеп бара. Әмма урамнан барганда яисә машина тәрәзәсеннән чүп-чарын ташлап калдыручы гадәтсез бәндәләр дә бар әле. Билгеле, Европа илләрендәге кебек андыйларга бездә зур штрафлар юк. Тик чүбеңне ташлар алдыннан “моны бит минем арттан кемдер җыячак” дигән уй да башка керсен иде.

Алда әле авылларда чисталык урнаштыру буенча өмәләр байтак булыр. Шулай да чисталыкны һәркем үзеннән башласа, әйләнә-тирәбез ямьләнеп китәр, үзебезнең дә, узып йөрүчеләрнең дә кәефе күтәрелер иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев