Әлки районы : Урман-посадкаларга чүп-чар түгүчеләргә кырыс чаралар күреләчәк
Соңгы вакытта урманнарга, посадкаларга тирес, чүп-чар түгү очраклары күзәтелә.
Тирес-торыс, көнкүреш калдыкларын урманнарга түгүнең табигать өчен никадәр зыянлы булуы һәркемгә мәгълүмдер. Ни кызганыч, шул рәвешле урман-суларыбызны пычратучылар очрап тора. Биологик ресурслар буенча ТР дәүләт комитетының районара бүлеге җитәкчесе Андрей Ерусланов әйтүенчә, тикшерү-рейдлар үткәреп, тиешсез урынга чүп түгүчеләрне ачыклаячаклар. Мондыйларга карата кырыс чаралар каралган. Чүп-чар да, тирес тә махсус билгеләнгән урыннарга гына түгелергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев